Тибет теле

Тибе́т теле (བོད་སྐད་, bod skad, phökä’), (Тибет-рус практик транскрипциясе. пхё-кэ) — Тибетта һәм Кытай Халык Җөмһүриятенең кайбер башка районнарында, шулай ук Һиндстанда, Непалда (Югары Мустанг), Бутанда һәм Пакистанда (балти һәм пуриг диалектлары) таралган тел. Тибет телендә сөйләшүчеләр саны якынча 6 млн кеше. Сино-тибет телләр гаиләсенең Тибет-бирма субгаиләсенә карый.

Тарихы

Әдәби Тибет теленең пәйда булуы язма килеп чыгышы (иң борынгы һәйкәл — Самьяда монастырьда язма, VII гасыр) һәм Тибетка Буддизм үтеп керүгә бәйле. Әдәби тел Санскриттан каноник әдәбиятны тәрҗемә иткәндә формалашкан (Трипитака тәрҗемәсе, VIII гасыр), соңыннан бай әдәбиятта үсеш алган: тарихи (Будон Ринчендуб иншалары, XIV гасыр), дини (Цонкапа, XIV—XV гасыр), сәнгать (Миларепа шигырьләре, XI—XII гасыр, Далай-лама VI-ныкы, XVII гасыр). Хәзерге әдәби Тибет теле борынгы заманнардан традицион орфографиясен саклап калган, грамматика әз үзгәргән, инновацияләр күбесенчә лексикага карый.

Язма

Тел Тибет язмасын куллана, генетик яктан ул брахми язмасына карый (кайбер чыганаклар буенча — гупта).

Файл:Stone tablets with prayers in Tibetan language at a Temple in McLeod Ganj.jpg
МакЛауд Ганҗта Тибет телендә догалар белән таш такталар.

Иҗек

Кытай теле белән аналогия буенча Тибет иҗегендә инициальләрне һәм финальләрне аерып була. Финаль, үз чиратында, централь һәм терминальгә аерыла. Инициальләрнең якынча 36 фонетик юрамасы һәм 200-дән артык график юрамасы бар. Центральләр (сузыклар) — 7-гә кадәр сузык (Парфионович 26-га кадәр аерган), язмада алар дүрт хәрәкә (диакритик тамга) («янг») ярдәмендә чагыла. Терминальләр («джеджуг» һәм «янгджуг») — 9 фонетик һәм 16 график юрама. Структур рәвештә иҗектә тамыр хәрефен («мингжи»)ны аералар, аның тирәли сәгать теле йөреше буенча «суффикслар» («джеджуг» һәм «янгджуг»), астан языла торган хәреф («таг»), «алкушымча» («нгёнджуг») һәм «өс-кушымча» («го») өстәлергә мөмкин. Тибет хәрефләренең барлык ярашу закончалыкларын исәпкә алып якынча 15 мең комбинация хасил итәргә була. Тибет иҗегенең катлаулану тәртибе сүзлектә сүзләр урнашуы нигезендә ята.

Синтаксис

Тибет теле эргатив төзелешле телләргә карый.

Җөмлә структурасы

Фразалар өчен SOV структурасы хас.

Диалектлар

Өч төп диалект: Кхам (көньяк-көнчыгыш), Лхаса (үзәк) һәм Амдо (төньяк-көнчыгыш).

Шулай ук карарга мөмкин

Әдәбият

Төркемнәр