Тукмөхәммәт Садыйков

Тукмөхәммәт Садыйков (Тукмөхәммәт Сәлмән улы Садыйков, каз. Toqmuhamed Sa'lmenuly Sadyqov) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (1984), профессор (1985), Казакъстан милли фәннәр академиясе вице-президенты, ССРБ педагогика фәннәре академиясе академигы (1989), Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе (1991). Абай исемендәге Алматы дәүләт университеты ректоры (1987-2008).

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 26 сентябрендә Алтай крае Парфёнов районы Верхняя Речка авылында туган. С.М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетын (хәзерге Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты) (1964), әлеге югары уку йортының аспирантурасын (1973) тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидатлыгына (1973), докторлыгына (1983) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы

Уңышлары

  • 9 чит ил университетының шәрәфле профессоры (Дунай университеты, Бокани университеты, Эразмус университеты, Пекин, Сеул, Яннам, Сувон (Көньяк Корея), Истанбул, Кентукки (АКШ) һ.б. университетлар).
  • 2007 Абай исемендәге Алматы дәүләт университеты «сыйфат өлкәсендәге югары нәтиҗәләре өчен» Казакъстан президентының «Алтын сапа» (Алтын сыйфат) премиясенә, «Европа сыйфаты» һәм «Берләшкән Европа» (Бөекбритания) премияләренә лаек була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Парасат» ордены.
  • II дәрәҗә «Барыс» ордены.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. «Диапазон» газетасы, 23.07.2009, archived from the original on 2016-03-07, retrieved 2015-07-22