Тушкыр
Тушкыр — Башкортстанның Балтач районында урнашкан татар авылы. 2011 елда 233 йортта 522 кеше яши.
Тарихи мәгълүмат
1711 елда Тушкыр елгасы буена тугыз гаилә килеп нигез салган.
Авыл Бөек Ватан сугышына 223 кешесен озата, шуларның 133енә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый.
Социаль өлкә
“Урал” җәмгыяте, мәктәп, участок дәваханәсе, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, АТС, аптека, ветеринария дәваханәсе, мәчет, кулланучылар җәмгыятенең — бер, шәхси эшкуарларның өч кибете эшли. Соңгы елларда авылны табигый газ белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелде, хәзер күпчелек өйләрдә зәңгәр ягулык белән файдаланалар. Ике урамның юллары капиталь төзекләндерелгән. Тушкыр социаль-мәдәни үзәге ремонтланды, аның икенче каты мәктәп итеп үзгәртелде.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ 1 2 http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81