Түркән Шорай

Түркән Шорай (төр. Türkan Şoray; 25 июнь, 1945 ел, Төркия, Истанбул) — Төркия киноактрисасы, сценаристы һәм режиссеры. Түркән Шорайны «Көнчыгыш Элизабет Тейлоры»» дип тә атыйлар. Русиядә Т. Шорай «Чалы кошы» (рус. Королек — птичка певчая, 1966) фильмындагы Фәридә роле буенча билгеле.

Тәрҗемәи хәле

Түркән Шорай 1945 елның 28 июнендә Истанбулда Хәлит Шорай һәм Мәлихә Шорай гаиләсендә туган. Гаиләдә тагын ике кыз була: Назан һәм Фигән. Тиздән әти-әнисе аерылыша. Кыз әнисе белән кала. Түркән Фатих кызлар лицеендә белем ала. Мәлихә Шорай кызлары белән Төркиянең башлангыч актрисаларының берсе Эмель Елдыз  [төр.] ханымның фатирында яши. Нәкъ Эмель Түркәнгә кино юлын күрсәтә: ул кызны «Яшелчам» студиясенә  [төр.] алып килә. Озакламый Түркән студия белән контракт төзи[2][3][4].

2016 елдан Шорай Ауразия академиясе әгъзасы була[5][6][7].

Искәрмәләр

Искәрмәләр