Төлке белән тавыклар

Төлке белән тавыклар
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
югары

Төлке белән тавыклар татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Балалар үзләре арасыннан «төлке», «әтәч» сайлап куялар. Калганнары «тавыклар» була. Төлке бер читкә китеп үзенә оя билгели. Тавыклар да квадрат сызып сарай ясыйлар һәм шунда урнашалар. Шул вакыт әтәч кычкырып җибәрә, тавыклар уянып сарайдан чыгалар. Әтәч тавышына үз оясында йоклап яткан төлке уяна һәм тавыкларга һөҗүм итә башлый. Төлкене күргәч, әтәч тавыкларны сарайга чакыра, ә үзе төлке белән көрәшкә чыга. Әгәр төлке берәр тавыкны тотса, ул тавык төлкегә әйләнә, төлке исә тавык була. Тавык тотылган саен, яңа «әтәч» билгеләнә, алдагы әтәч тавыкка әверелә.

Төлке булмыйча калган тавык җиңүче була.

Чыганаклар