Төркиядәге хәрби фетнә (2016)

Төркиядәге хәрби фетнә яки Төркиядәге хәрби түнтәрелеш омтылышы2016 елның 15-16 июле төнендә Төркиядә төрек хәрбиләренең бер төркеме хәрби түнтәрелешне үткәрергә омтыла.

Хәрби түнтәрелеш барышында фетнәчеләр Әнкарада һәм Истанбулда берничә стратегик объектларны үл кулына ала, ләкин түнтәрелеш омтылышы уңышсыз булып чыга.

Хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында фетнә иткән гаскәрләр Истанбул һәм Әнкара халыкара һава аланнарын, Әнкарада хакимлек итүче фирканең бинасы, күперләр, төрле дәүләт оешмаларын алган дип белдерелгән.

Төркия кораллы көчләренең Гомуми штабы үз кулына хакимият күчүе һәм Төркия рәсми хөкүмәтен хакимияттән читләштерү хакында белдергән. Илдә хәрби хәл игълан ителгән.

Шулай ук Милли күзләү оешмасының бинасында янгын хакында белдерелә. Танклар Әнкарада парламент бинасын тупка тота.

Берьюлы президент Рәҗәп Таййип Әрдоган тарафдарлары Әнкара һәм Истанбул урамнарына чыгып фетнәчеләргә каршылык күрсәтә.

Болгария, Иран һәм Гөрҗистан белән чикләре ябылган.

Фетнә барышы

Әлегә мәгълүмат тикшерелә

Фетнәчеләр

Җиңгән якның белдерүләре буенча хәрби фетнә Төркия гаскәренең урта буыны - хәрби прокурор һәм 46 офицер тарафыннан оештырылган.

Сылтамалар