Төркия белән Сүриядә җир тетрәү (2023)

2023 елда Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү2023 елның 6 февралендә тугыз сәгать аралыгында булган ике көчле җир тетрәүнең шартлы исеме. Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны

кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган. Төркия матәм атнасын игълан иткән.

Үзенчәлекләре һәм эпицентр

7,8 (± 0,1) магнитудалы беренчесенең эпицентры Газиантепның Шеһиткамил районында (Төркия), 7,5 (± 0,1) магнитудалы икенче эпицентр Кахраманмарашның Экинөзү районында (Төркия) була. Җир тетрәүләрдән соң йөзләгән җир этәргечләре (җир тетрәүләре) теркәлә, аларның иң көчлесе 6,7 магнитудага җитә.[9]

Төркия җир тетрәүгә дучар булган иң актив районнарның берсендә урнашкан. Ләкин, 2023 елның 6 февралендә җир тетрәү булган район чагыштырмача тыныч булып санала. 1970 елдан башлап 2023 елның 6 февраленәчә җир тетрәүдән 250 километр радиуста нибары 6 яки аннан да югары булган өч җир тетрәү булган. Шуларның иң зуры, 6,7 магнитуда, 2020 елның 24 гыйнварында була.[10]

Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елның 8 февралендә Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган, иртәнге сәгать 8:52-дә җир асты тетрәүләре Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба һәм Афшиннан көньяк-көнбатышка таба теркәлгән, ә җир тетрәү учагы 4 чакрым тирәнлектә урнашкан була, сәгать 10:48-дә 4,8 магнитудалы җир асты тетрәүләре Гексуннан 26 чакрым ераклыкта һәм Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба 85 чакрым ераклыкта теркәлгән.[11]

Тәэсире

Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны

кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган.[12][13][14][15][16]

Төркиядә гадәттән тыш хәл һәм җиде көнлек матәм игълан ителә, ә фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелә.[17] 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән.[18]

Җир тетрәү 1939 елда Эрзинҗанда булган җир тетрәүдән соң Төркиядә иң көчле дип табыла.[19]

Җир асты тетрәүләре Төркия, Сүрия, Ливан, Иордания, Гыйрак, Казакъстан, Пакистан, Кипрда, Әрмәнстан-Грузия чигендә теркәлгән. Җир тетрәү Латакия һәм Хама (Сүрия) шәһәрләрендә, Газиантеп (Төркия) шәһәре янында зур җимерелүләргә китергән,[20] 5,7 мең бина,[21] шул исәптән Рим империясе чорында төзелгән Газиантеп ныгытмасы, Юнесконың бөтендөнья мирасына кертелгән Сүрия цитаделе (ныгытмасы) җимерелгән.[22]

Сүриядәге иң эре нефть эшкәртү заводы булган Банияс, җиһазлары ватылу сәбәпле эшен туктата һәм аэропортларын яба.[23]

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, ике илдә җир тетрәүдән 23 миллионга кадәр кеше каза күрүе ихтимал.[22][24]

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127
  2. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
  3. 1 2 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127 — 2023.
  4. 1 2 3 https://www.aljazeera.com/news/2023/2/25/death-toll-climbs-above-50000-after-turkey-syria-earthquakes
  5. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executiveearthquake.usgs.gov.
  6. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/origin/detail
  7. https://web.archive.org/web/20230206021003/https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
  8. https://www.washingtonpost.com/world/2023/02/05/turkey-earthquake-istanbul-death-toll/
  9. Son Depremler. www.koeri.boun.edu.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2023.
  10. M 7.8 - Central Turkey (ингл.). earthquake.usgs.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2023.
  11. Төркиядә бер көн эчендә ике яңа җир тетрәү теркәлгән.
  12. Sakina Fatima. Another powerful earthquake hits Turkey hours after first kills 1300 [неопр.]. The Siasat Daily (6 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2023.
  13. Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 12 меңнән артты.
  14. Turkish, US top diplomats discuss assistance after deadly quakes [неопр.]. Daily Sabah (9 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2023.
  15. More than 11,000 confirmed dead in Turkey and Syria in deadliest earthquake in over a decade (ингл.). Sky News. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2023.
  16. Henley, Jon. Turkey-Syria earthquake updates: death toll nears 16,000 as 72-hour ‘rescue window’ passes - live news (2023-02-09). 9 февраль 2023 тикшерелде.
  17. [Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=39765 Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 меңнән артып китте.]
  18. Эрдоган: Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 3,5 мең кешедән артты.
  19. Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр».
  20. В Турции и Сирии произошли сильные землетрясения (рус.). Сибирь.Реалии. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2023. Архивировано 6 февраль 2023 года.
  21. Төркиә һәм Сүриәләге ер тетрәү 8 меңдән ашыу кешенең ғүмерен өҙгән.
  22. 1 2 Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды.
  23. Главное о землетрясении в Турции и Сирии: больше тысячи погибших, разрушенные памятники и новые мощные толчки (рус.). Коммерсантъ (6 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2023.
  24. Геосотрясение (рус.). Коммерсантъ (7 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2023.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә