Украина баш күтәрүчеләре гаскәре
Украина баш күтәрүчеләре гаскәре (УБКГ, укр. Українська повстанська армія, УПА) — Украина милләтчеләре оешмасының (Бандера хәрәкәтенең) кораллы канаты.
1943 елның языннан бирле Галиция, Холмщина генерал-губерналыгы, Украина рейхскомиссариаты, Волыния, Румыния Транснистириясе, Төньяк Буковина территориясендә эш иткән.
1943-1944 елларда Украина баш күтәрүчеләре гаскәре поляклар яшерен оешмалары - Людов гаскәре, Крайов гаскәре һәм ССРБ партизаннарына каршы эш итә. 1943 елда алман кораллы көчләренә каршы, «халык үз саклануы» тактикасын кулланып эш итә.
1943-1944 елларда Украина баш күтәрүчеләре гаскәре украин-поляк этник низагында катнаша, полякларга каршы этник чистартулар ысулларын куллана (Волыния суешы).
Украина хәрби булмаган ватандашларына каршы эшчәнлек
Украина баш күтәрүчеләре гаскәре украин хәрби булмаган ватандашларына каршы террористик ысулларны куллана: 1944-1956 елларда 40 райисполком башлыгы, 1454 авыл шурасы башлыгы, 1235 совет хезмәткәре, 216 фирка хезмәткәре, 205 комсомол хезмәткәре, 314 күмәк хуҗалык рәисе, 647 эшче, 1931 зыялылар вәкиле, 50 рухани, 15 355 крестьян, 860 бала һәм картны үтергән[1]. Барлыгы: Волыниядә — 3500, Карпатлар арты өлкәсендә — 48, Ивано-Франковски өлкәсендә — 10527, Дрогобыч һәм Илбау өлкәсендә — 7968, Ровно өлкәсендә — 3997, Тернополь өлкәсендә — 3557, Черновицки өлкәсендә — 796, Хмельницки өлкәсендә — 133, Житомир өлкәсендә — 150 кеше үтерелгән.
Полякларга каршы эшчәнлек
- Төп мәкалә: Волыния суешы
Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 35 000-60 000, ә Көнчыгыш Галициядә 25 000-40 000 полякны үтергән. Үтерешләр Степан Бандера тарафыннан оештырылган, төп максаты булып "киләчәк бәйсез Украинада украин кешеләрен генә калдыру максатыннан этник чистартулар оештыру" тора.
Яһүдләргә каршы эшчәнлек
Роман Шухевич җитәкчелегендәге Украина баш күтәрүчеләре гаскәре яһүдләргә каршы эзәрләүләрдә катнаша. "Нахтигаль" батальоны Илбау шәһәренә кергәч, Илбау профессорларын үтерүдә катнаша[2].
Бетерелү
Совет гаскәре Украинаны фашист көчләреннән азат иткәннән соң, Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Кызыл Гаскәрнең хәрбиләренә каршы эш итә башлый, шулай ук күмәк хуҗалык хезмәткәре, зыялылар вәкилләрен үтерүне оештыра.
1948 елда "Аэродинамик" операциясе кысаларында Үзәк күзләү идарәсе тарафыннан ярдәм ала.
Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең эшчәнлеге формаль рәвештә 1949 елда туктатыла, ләкин вак төркемнәре 1956 елга кадәр эш итәләр.
1944 елда Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең саны 20 мең кеше тәшкил итә.
Торгызылу
2015 елда Украинаның Югары Радасы Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең әгъзаларын "Украина бәйсезлеге өчен көрәш итүчеләре" булып таный.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- ФСБ России опубликовала архивные документы о пособничестве украинских националистов спецслужбам гитлеровской Германии // www.fsb.ru. [Тикшерелгән 30 июнь 2025].