Утыр, утыр, Мәликә
Уйнау тәртибе
Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.