Фатыйма
Фатыйма (Фатыйма бинт Мөхәммәт ибн Абдуллаһ, гарәп. فاطمة بنت محمد, якынча 605—633 елларда яшәгән) — Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны Хәдичәдән туган кече кызы, Гали ибн Әбү Талибның уллары һәм пәйгамбәрнең оныклары булган Хәсән белән Хөсәеннең әнисе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең бердәнбер варисы – кызы Фатыйма.
Мөселманнар өчен Фатыйма – тәкъвалык, сабырлык һәм иң югары әхлакый сыйфатлар үрнәге.
Исеме һәм кушаматлары
Фатыйма (гарәп. فاطمة) исеме «[баланы] имчәктән аеручы» дигәнне аңлата[7]. Фатыйманың берничә кушаматы булган: Үмм Әбиһә (атасының анасы), Үмм әл-Хәсәнәйн (ике Хәсәннең [Хәсән һәм Хөсәеннең] анасы), Үмм әл-Хәсән (Хәсәннең анасы), Үмм әл-Хөсәен (Хөсәеннең анасы), Үмм әл-Әиммә (имамнарның анасы). Шулай ук аңа карата күптөрле кушаматлар һәм титуллар кулланыла: Әз-Зәһрә (гарәп. الزهراء — Нур сибүче, Яктыртучы), Сыйддыйка (гарәп. صديقة — Тугры сүзле, Хакыйкать сөюче), Мөбарәкә, Таһирә (пакь, саф), Зәкийя, Радыйя, Мәрдыйя, Мөхәддисә һ.б.[8]
Атасы белән мөнәсәбәтләре
Фатыйма белән әтисе бер-берсен бик нык яратканнар, аларның мөнәсәбәтләре аеруча җылы булган. Мөхәммәд пәйгамбәр сәфәрдән кайткач, иң элек Фатыйма белщн исәнләшкән, сәфәргә чыкканда, иң соңыннан аның белән хушлашкан[9].
Мин Фатыймадан башка кыяфәте, җитдилеге, торып-утыруы белән пәйгамбәргә шулкадәр охшаган башка кешене күрмәдем. Фатыйма бүлмәгә кергән саен, Аллаһ илчесе аңа каршы барып, аны үбә һәм үз урынына утырта иде, ә Аллаһ илчесе ﷺ бүлмәгә кергәндә, Фатыйма урыныннан торып, аның янына килә, аны үбә һәм үз урынын аңа бирә иде.
Тормыш юлы
Фатыйма Мәккәдә, Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек иңә башлауга якынча 5 ел кала туа[8]. Аның тууы корәешләрнең мөселманнарны аяусыз кысрыклый башлаган чорына туры килә. Бала тапканда, Хәдичәнең хезмәтчеләре аны ташлап китәләр һәм ярдәм итүдән баш тарталар, шуңа күрә аңа ялгызы гына бала табарга туры килә.
Гарәпләрнең гореф-гадәте буенча, утырак халыклар арасында таралган авырулардан саклау һәм күчмә гарәпләрнең сөйләшен үзләштерү өчен, Хәдичә барлык балаларын күчмә кабиләләрдән булган имезүче хатыннарга бирә торган булган. Ә Фатыйманы Хәдичә туганнан бирле үзе тәрбияли.
Фатыйманың тормышының беренче еллары корәешләр тарафыннан мөселманнарга каршы оештырылган икътисади блокада чорына туры килә. Аларга азык-төлек китерү һәм сәүдә белән шөгыльләнү тыела, һәм мөселманнар, Әбү Талиб кварталына җыелып, өч ел буе ачлыктан интегәләр.
Пәйгамбәрлекнең 10 нчы елында Фатыйманың әнисе һәм Мөхәммәднең абыйсы Әбү Талиб вафат булалар, шуннан соң мөселманнарны кысу тагын да көчәя, һәм Фатыйма атасына һәм аның тарафдарларына каршы кылынган кимсетүләрнең һәм көч куллануның шаһиты була.
Күпсанлы хәдисләр Мөхәммәд кызының хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы турында сөйли:
…Фатыйма ашлыкны үзе тарта торган булган, шул сәбәпле аның кулларында сөялләр барлыкка килгән. Ул өйгә суны күн турсыкларда үзе ташыган, алар күкрәгендә эзләр калдырган. Ул өйне үзе җыештырган, һәм киемнәре тузанга баткан, ул мичтә шулкадәр еш ут яккан ки, киемнәре корымнан каралган…
Әмма Фатыйма вакытының күпчелек өлешен Аллаһка гыйбадәт кылуга багышлый, төннәренең күбесен намазда үткәрә.
Сәяси тормышта актив катнашмый[8].
Гаиләсе
Фатыйма кияүгә чыга торган яшькә җиткәч, аңа күп кенә дәрәҗәле һәм бай кешеләр яучы булып килгән. Алар арасында Әбү Бәкер һәм Гомәр кебек сәхабәләр дә булган. Әмма Мөхәммәд, Фатыйманың ризалыгы белән, аны үзеңенең ике туган энесе Галигә кияүгә биргән. Бу хәл 622 яки 623 елда була.
Фатыймага бирелгән калым (мәһәр) 480 (кайбер чыганакларда 500) динар тәшкил иткән. Бу акчаны Гали үзенең көбәсен (тимер күлмәген) сатудан алган[10]. Никахлашу тантанасы тыйнак уза.
Аларның никахы 10 ел дәвам иткән һәм Фатыйманың вафаты белән тәмамланган. Исламда күпхатынлылык рөхсәт ителүгә карамастан, Гали Фатыйма исән чагында икенче хатын алмый.
Гали белән никахта аның биш баласы туа:
- Хәсән ибн Гали — атасы Гали ибн Әбү Талиб хәлифәлеге чорында Сиффин сугышында катнашкан. 661 елда атасының фаҗигале үлеменнән соң Хәсән Гарәп хәлифәтенең хәлифәсе дип игълан ителә, ләкин берничә айдан соң, Мөгавия Iгә каршы торырлык көче һәм чаралары булмавын аңлап, хакимиятне аңа тапшыра. Хакимияттән баш тартканнан соң, ул энесе Хөсәен белән Мәдинәгә китә[11]. Килешү шартлары буенча, Мөгавия үлгәннән соң хәлифәттә хакимият кире Хәсәнгә күчәргә тиеш була, ә ул вакытыннан алда вафат булган очракта — Хәсәннең энесе Хөсәенгә. Ләкин Мөгавия үлеме алдыннан хакимиятне үзенең улы Язид I гә тапшыра[12].
- Хөсәен ибн Гали — Мөгавия I нең вафатына кадәр (һиҗри 60 ел) Хәлифәтнең иҗтимагый-сәяси тормышында диярлек катнашмаган. Мөгавия үз улын Язидне хәлифә итеп билгеләгәннән соң, Мәдинәдә Өмәвиләр монархиясенә каршы Мөхәммәднең берничә абруйлы сәхабәсе каршы чыга, алар арасында Хөсәен дә була. Шул ук вакытта Күфә халкы хәлифә Язидкә каршы баш күтәрә һәм Хөсәенне үз янына чакыра. Хөсәен бу үтенечкә җавап бирә һәм, гаиләсе һәм якыннары белән бергә, бу шәһәр халкына җитәкчелек итү өчен Күфә юнәлешенә юл тота. Әмма Күфә идарәчесе Гобәйдуллаһ ибн Зыяд бу фетнәне бастыра алган, Хөсәеннең элеккеге барлык тарафдарлары таралышып беткән. Хөсәен Кәрбәла дигән урынга якынлашкач, аны хәлифә гаскәрләре каршы ала һәм Хөсәеннең зур булмаган отрядын тар-мар итә. Сугышта Хөсәен һәм тагын 72 кеше, шуларның 23е аның туганнары, һәлак була[8]. Мөхәммәднең оныгының үлеме халыкта ризасызлык тудыра һәм Мәккәдә Габдуллаһ ибн әз-Зөбәер җитәкчелегендә яңа фетнәгә китерә. Хөсәеннең һәлак булуы Мөхәммәд гаиләсе тарафдарларын тагын да ныграк берләштерә һәм алдагы сәяси вакыйгаларга йогынты ясый. Гарәп хәлифәтендә хакимиятләрнең золымына каршы күп кенә сәяси хәрәкәтләр Хөсәен каны өчен үч алу шигаре астында уза[13].
Әлбәттә, текстның татар грамматикасы, стилистикасы һәм пунктуациясе кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән тәрҗемәсе:
- Зәйнәб бинте Гали — Мөхәммәд пәйгамбәр үлеменә 5 ел кала туган. Атасы аны үзенең туганының улы Габдуллаһ ибн Җәгъфәргә кияүгә биргән; бу никахтан Гали, Габбас, Өммегөлсем һәм Аун әл-Әкбәр исемле балалар туган. Кәрбәләдәге фаҗигале вакыйгалар вакытында Зәйнәб үзенең абыйсы Хөсәен янында булган. Күп кенә туганнары һәлак булганнан соң, әсирлеккә алына һәм Куфә идарәчесе Гобайдуллаһ ибн Зыяд янына китерелә, аның үзенә карата бөтен хакыйкатьне ярып салырга курыкмаган. Тарихчы Ибн әл-Әсир язганча, Гобайдуллаһ Хөсәеннең исән калган бердәнбер улын — Галине — үлем җәзасына хөкем иткәч, Зәйнәб исән калырга теләмәвен белдергән һәм үзен дә җәзалап үтерүне таләп иткән. Гобайдуллаһ Галине үтермәскә булган һәм әсирләрне Димәшкъкә, хәлифә Йәзид янына җибәрергә боерган, ә ул аларны азат иткән. Гомеренең соңгы елларын Мисырда үткәргән.
- Өммегөлсем бинте Гали;
- Мөэсин ибн Гали.
Фатыйманың үлеме
Фатыйма атасыннан соң берничә ай үткәч, үлеме алдыннан атасы әйтеп калдырганча, һиҗрәнең 11 нче елында вафат була. Ул үзенең тәнен Гали юуын васыять итеп калдырган. Сәяси сәбәпләр аркасында Гали Фатыйманы яшерен рәвештә җирләгән, аның каберенең урыны әлегәчә билгесез.
Шигый мөселманнар Фатыйманың үлемен шәһитлек дип саныйлар һәм аның истәлеген Җөмәдәл-әүвәл аенда 20 көнлек матәм белән искә алалар.
Фатыйма — Мөхәммәднең үзеннән соң исән калган бердәнбер баласы. Атасы үлгәннән соң, ул Фәдәк һәм Хәйбәр оазислары территорияләренә, шулай ук алардан килгән табышка мирас хокукын белдерә, ләкин хәлифә Әбү Бәкер, Мөхәммәднең үзенә сылтап, пәйгамбәрләр мирас калдырмый, ә аларның бар мөлкәте сәдака итеп таратыла дигән хәдискә нигезләнеп, аның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарта.
Шигыйчылыкта
Фатыйма мөселманнар, аеруча шигыйлар тарафыннан бик хөрмәт ителә. Нәселен Фатыймага тоташтыручы исмәгыйли Фатыймилар династиясе күтәрелеше чорында кайбер «радикаль» төркемнәрдә аны олылау гадәте таралган булган. Уникече шигыйлар тәгълиматында Фатыйма аерым урын алып тора һәм Мөхәммәд, 12 имам белән беррәттән «14 гөнаһсыз» (мәгъсүм) исәбенә керә.
Чыганаклар
- Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993
- ↑ Али бен-Аби-Талеб (рус.) // Энциклопедический словарь / под ред. И. Е. Андреевский — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1890. — Т. I. — С. 438.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Али-заде А. Фатима бинт Мухаммад (рус.) // Исламский энциклопедический словарь — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
- ↑ 1 2 Али-заде А. Хадиджа бинт Хувайлид (рус.) // Исламский энциклопедический словарь — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
- ↑ Али-заде А. Зайнаб бинт Али (рус.) // Исламский энциклопедический словарь — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
- ↑ Али-заде А. Хасан ибн Али (рус.) // Исламский энциклопедический словарь — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
- ↑ Али-заде А. Хусайн ибн Али (рус.) // Исламский энциклопедический словарь — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
- ↑ Гарәп теленең аңлатмалы сүзлекләрендә «Фатыйма» сүзенең мәгънәсе (араб.). AlMaany.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2016.
- ↑ 1 2 3 4 Али-заде, 2007
- ↑ Сәхих Әбү Давыт, 26 нчы том
- ↑ «Булюг Аль-Марам» Ибн Хаджар Аль-'Аскаляни, книга 8, глава 3, № 1029
- ↑ Али-заде, 2007, Хасан ибн Али
- ↑ Madelung Wilferd. The Succession to Muhammad : a study of the early Caliphate. — Cambr.: Cambridge University Press, 1997. — 413 p. — ISBN 0-521-56181-7. — ISBN 978-0-521-56181-5.
- ↑ Али-заде, 2007, Хусайн ибн Али