Фирәнгиз Шәрифова

Фирәнгиз Аббасмирзә кызы Шәрифова (азәри. Firəngiz Abbasmirzə qızı Şərifova; 1924 елның 6 феврале, Баку2014 елның 20 феврале, шунда ук) — азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано). Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969).

Тәрҗемәи хәле

Фирәнгиз Шәрифова 1924 елның 6 февралендә Бакуда артистлар гаиләсендә туа: әтисе — Аббас-Мирзә Шәрифзадә, танылган театр актёры һәм режиссёр, әнисе — Мәрзия Давытова, театр һәм кино актрисасы, ССРБ халык артисты.

Сәхнәдә алты яшеннән чыгыш ясый башлый. Хореография училищесында укый. Аннары Гозәир Хаҗибәков киңәше буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең (хәзерге — Баку музыка академиясе) вокал факультетына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Азәрбайҗан музыкаль комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Соңрак Азәрбайҗан дәүләт яшь тамашачы театрына күчә.

Үзенең иҗади тормышында актриса күп кенә театр образларында чыгыш ясый. Актриса «Ни өчен яшисең?», «Ак дөя» һәм «Мәхмүт һәм Мәрьям» кебек спектакльләрдә, Азәрбайҗанның халык язучысы Эльчин Әфәндиевның һәм башкаларның романнары буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.

Фирәнгиз Шәрифова шулай ук дубляж актрисасы.

Оныгы — Эльдар Касыймов, җырчы, актёр, Евровидение-2011 җыр конкурсында җиңүче.

2014 елның 20 февралендә вафат була. Бакуда Почётлы җирләү аллеясында җирләнгән.

Бүләкләр

  • «Дан» ордены (Азәрбайҗан) (2011)
  • Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969)
  • Азәрбайҗан ССР атказанган артисты (1960)
  • Азәрбайҗан Республикасының Мактау грамотасы (1991)[1]
  • Алтын дәрвиш (1992)

Театрдагы рольләр

Кинодагы рольләр

  1. 1971 — «Иң мөһим интервью» (азәри. Ən vacib müsahibə)
  2. 1977 — «Гариб джинннар илендә» (азәри. Qərib cinlər diyarında) — Түкәз
  3. 1978 — «Бер гаилә өчен дача йорты» (азәри. Bir ailəlik bağ evi) — әни
  4. 1981 — «Гозәир тормышы» (азәри. Üzeyir ömrü) — Зәрдәби хатыны
  5. 1978 — «Ябалак очып килгән» (азәри. Bayquş gələndə…)
  6. 1984 — «Көмеш күл легендасы» (азәри. Gümüşgöl əfsanəsi) — Фатма-ханым
  7. 1986 — «Җәйге көннәрнең яфраклары» (азәри. Yay günlərinin xəzan yarpaqları) — Гүллү
  8. 1986 — «Махсус шартлар» (азәри. Xüsusi vəziyyət)  — Хәлидә әнисе
  9. 1989 — «Күрше яхшы булса…» (азәри. Qonşu qonşu olsa...)
  10. 1990 — «Үлем җәзасы көне» (азәри. Qətl günü)

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә