Флюра Абдуллина
Флюра Галимҗан кызы Абдуллина (рус. Флюра Галимзяновна Абдуллина; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруының 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе. ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе (2023)[1].
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 30 июлендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа[2].
Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлый[3].
Конкурс буенча Татарстан телевидениесенә кабул ителә. 26 ел гомерен татар телевидениесенә багышлаган шәхес. «Чулпан», «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын алып бара[4].
10 ел дәвамында Татарстан — Яңа Гасыр каналында үзе исемен һәм идеясен уйлап тапкан (авторы булган) «Татарлар» мәгълүмати-танып белү программасының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы булып эшли[5][6].
Хәзерге вакытта Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында (филиал) Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазифасында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2023 ― ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе (2023)[7].
Искәрмәләр
- ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2026.
- ↑ Абдуллина Флюра Галимзяновна. RusStars — Форум о Наших любимых телеведущих, а так же актрисах и певицах [рус.]
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Флюра Абдуллина: «Татар теле кысрыклану — һәр татар җанлы кешенең йөрәк әрнеше». Интертат, 22.10.2020
- ↑ Флюра Абдуллина: «Ник китәсең диюче дә, рәхмәт әйтүче дә булмады». Матбугат.ру, 21.07.2020
- ↑ Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы). Ирек Мәйданы, 19.04.2013
- ↑ Альбина Абсалямова. Флюра Абдуллина: «Наши есть везде!» «Восточный экспресс», № 20 (174) ,21.05.2004 [рус.]
- ↑ Признание заслуг. «Республика Татарстан», 13.09.2023
Сылтамалар
- Ф. Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы). Ирек Мәйданы, 19.04.2013