Флүрә Азнабаева

Флүрә Азнабаева (29 март 1937 ел) — педагог-методист, педагогия фәннәре кандидаты (1988).

Тәрҗемәи хәле

Флүрә Фәтхи кызы Азнабаева 1937 елның 29 мартында Чиләбе өлкәсе Сосновка районы Туктыбай авылында туган.

1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1961-1962 елларда Белоретның 1 нче урта мәктәбендә укыта.

1962 елдан алып «Башкортстан укытучысы» журналы хезмәткәре, «Русский язык в башкирской школе» журналының җаваплы секретаре.

1986 елдан башлап Рәсәй Федерациясенең Милли мәгариф проблемалары институтының Башкортстан филиалында өлкән гыйльми хезмәткәр, 1993 елдан — мөдир, бер үк вакытта 1999-2006 елларда Башкортстан мәгариф үстерү институты укытучысы.

Гыйльми эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре башкорт мәктәпләренең башлангыч классларында рус телен укытуның яңа технологияләренә, үстерешле белем бирү проблемаларына багышланган. 70 тән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән башкорт мәктәпләренең башлангыч класслары өчен рус теле дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

  • Русский язык: учеб. для 1 класса башкир.шк. — Уфа, 2000;
  • Русский язык: учеб. для 4 класса башкир. шк. — Уфа, 2000;
  • Русский язык; учеб. для 3 класса башкир. шк. по системе развивающего обучения Д. Б. Эльконин — В. В. Давыдова. — Уфа, 2009 (автор.).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1993).

Сылтамалар

Азнабаева Флүрә Фәтхи кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.