Флүрә Ногыманова

Флүрә Галимҗан кызы Ногыманова (рус. Флюра Галимьяновна Нугуманова; 18 февраль 1936, Күлләр, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы18 февраль 2021, Уфа) — СССР җырчысы (меццо-сопрано), югары мәктәп укытучысы. 1976 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. БАССРның халык (1991), Башкорт АССРның атказанган (1980) артисты.

Тәрҗемәи хәле

Флүрә Ногыманова 1936 елның 18 февралендә БАССРның Кырмыскалы районы Күлләр авылында туа. Стәрлетамактагы мәдәни-мәгърифәт училищесы сәхнәсендә сабакташы Фәнзил Сөләйманов белән «Дуслык» биюен башкара, хәтта Фәйзи Гаскәров аны үз ансамбленә чакыра. Әммә җырга сөю өстенлек ала[3].

Флүрә Ногманова Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Гомер буе зур хөрмәт белән бик таләпчән укытучысы Миләүшә Гали кызы Мортазинаны искә ала[3].

Ул Казан консерваториясендә белем ала (1967 елда тәмамлый; Н. Н. Лучинина сыйныфында укый), 1972 елга кадәр һәм 1983—2011 елларда Уфа сәнгать училищесында укыта, 1972—1983 елларда — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты.

Төп партияләре

Марта («Фауст», Ш. Гуно), Ана («Биржан һәм Сара», М. К. Тулебаев), Лаура («Иоланта»), Полина («Пики дамасы»; икәсе дә — П. И. Чайковский) һәм башкалар.

Милли спектаклләрдә үзенчәлекле, төрле характерлы образлар иҗат итә: Гөлмәрия («Агыйдел дулкыннары»; дебют, башлангыч башкаручы, 1972), Яланбикә («Давыл»), Шәмсия («Кодача», З. Г. Исмәгыйлев), Куйсылу, Карачәч («Урал илчеләре»), Көнбикә («Салават Юлаев»).

Концерт репертуарында халык җырлары («Йөгерек су», «Ашказар», «Гайса ахун», «Гилмияза», «Ильяс», «Хисам», «Элмәлек»), татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре була. ССРБның халык артисты К. А. Миклашкина белән чыгыш ясый. Ленинградта БАССР мәдәнияте көннәрендә катнаша (1969). ССРБ буйлап гастрольләрдә була.

Аның укучылары арасында билгеле җырчылар, Башкортстанның халык артисты Ф.Ә. Килдеярова, Й. Ә. Әбделмәнов, Башкортстанның атказанган артисты Р. Р. Әминева, Л. Г. Әхмәтҗанова һәм башкалар бар.

Флүрә Ногыманова 2021 елның 18 февралендә Уфада вафат була[4].

Гаиләсе

  • Ире — Фәрит Фатих улы Габитов, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе[5].
  • Кызы — Шәүрә, Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжының пианист-концертмейстеры.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар