Фёдор Сергеев
Федор Андрей улы Сергеев, «иптәш Артём» (рус. Федор Анреевич Сергеев, 7 (20) март 1883, Глебово, Фатеж өязе, Курск губернасы, Рәсәй империясе — 24 июль 1921, Серпухов тирәсендә) — Рәсәй инкыйлабчысы, Совет фирка эшлеклесе.
крестьян гаиләсендә туган. Екатеринослав шәһәрендә реаль укуханәне тәмамлаган, Мәскәү югары техника укуханәсндә укыган, укудан чыгарылган. 1901 елдан — РСДЭФ әгъзасы. 1905 елдан — Харьков большевиклар комитеты рәисе. РСДЭФның V җыенында катнашкан. 1909 да Себергә (Иркутск губернасы) гомерлеккә сөрелә, Австралиягә качып китә. 1917 дә Рәсәйгә кайта. РСДЭ(б)Фның Донецк өлкә комитеты рәисе. РСДЭ(б)Фның VI җыены делегаты, Үзәк Комитетына сайлана. Харьков Шурасы һәм ХИК-ы рәисе. БҮБК әгъзасы. 1918 дә Украина ХКШ рәисе (гыйнвар-март, сентябрь-ноябрь). Тимер юл һәлакәтендә һәлак булган.
Хәтер
- Әлеге вакытта «иптәш Артём» исемен дүрт шәһәр йөртә: Артём (Рәсәй, Диңгез буе крае, элекке исеме — Зыбунный), Артёмовск (Рәсәй, Красноярск крае, 1939 га хәтле — Осинники), Артёмовский (Рәсәй, Свердловск өлкәсе, 1938 гә хәтле — Егоршино), Артёмовск (Украина, Луганск өлкәсе, 1923 кә хәтле — Екатериновка).