Фәим Әхмәтҗанов
Фәим Гани улы Әхмәтҗанов (баш. Фәим Ғәни улы Әхмәтйәнов; 1 июль 1964, Ибрай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 29 март 2022) — театр актёры, Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры артисты (1991—2022). Башкортстанның атказанган (2004) һәм халык (2021) артисты[1].
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 1 июлендә БАССРныж Ишембай районы, Ибрай авылында туа[2].
Исәкәй сигезьеллык һәм Макар урта мәктәбендә укый. Армиядә хезмәт итә. 1991 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач[3], Стәрлетамак шәһәренең башкорт театрында актёр булып эшли.
2022 елның 29 мартында Фәим Әхмәтҗанов, тормыш иптәше белән бергә, Белорет районында юл-транспорт һәлакәтендә вафат була. Интертат мәгълүматы буенча, алар Әбҗәлил районына туганнарын җирләүгә барышлый һәлак булганнар[4].
Иҗаты
Стәрлетамак башкорт театры сәхнәсендә беренче роле — Исмәгыйль образы («Галиябану» спектаклендә).
Башкарган рольләре
- Исмәгыйль — «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи);
- Муса — «Париж башкорты» (Булат Рәфыйков);
- Гыйльметдин — «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш);
- Искәндәр бай — «Асылъяр» (Мирхәйдәр Фәйзи);
- Мәмәт тархан — «Бәндәбикә һәм Җирәнчә чәчән» (Айдар Хөсәенов);
- Зөлкәрнәй — «Дивана яшьлек» (Ибраһим Абдуллин);
- Шаянгул — «Һай, Уфа кызлары!» (Ибраһим Абдуллин);
- Сәфәргали — «Ашкадар» (Мөхәммәтша Бурангулов).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Театр язы» җөмһүрият фестивалендә «Иң яхшы ир-егет образы» номинациясендә җиңүче (1994) — Флорид Бүләковның «Онытылган дога» драмасында Томан роле өчен[5];
- Башкортстанның атказанган артисты (2004);
- Башкортстанның халык артисты (2001).
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Хөснә Рәфыйк кызы, укытучы. Ул да 2022 елның 29 мартындагы юл һәлакәтендә вафат була.
Балалары — улы Аяз һәм кызы Азалия.
Искәрмәләр
- ↑ Башҡортостандың халыҡ артисы Фәим Әхмәтйәнов һәм уның ҡатыны ҡот осҡос юл фажиғәһендә һәләк булған. Башинформ (30 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Изге кешеләрҙе Хоҙай үҙенә ала. Һәнәк (31 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Актер Фаим Ахмедьянов погиб в ДТП вместе с женой (ингл.). www.gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Туганын җирләргә барышлары булган: Башкортстанда Әхмәтҗановлар юл фаҗигасендә һәлак. Интертат (3 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Башҡортостандың атҡаҙанған артисы Фәим Әхмәтйәнов Стәрлетамаҡта. Ашҡаҙар (19 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.