Фәләкъ сүрәсе

Әл-Фәлә́къ сүрәсе́ (гар. Таң) – Коръәндәге 113нче сүрә, 5 аятьтән тора. Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләренә (Ән-Нәс белән бергә) керә. Сүрә Мәккәдә иңгән, кайбер мөфәссирләр әйтүенчә – Мәдинәдә.

Иңү сәббәбе: Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәллам, яһүдләрнең сихерләре аркасында, авырып китә. Шуннан соң ике фәрештә аңа бозу әйберләре ташланган коены күрсәтәләр. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәлламгә Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләрен тапшыра. Һәр бәйләнгән төенне чишкән саен, аларны укып, Расүлуллаһ терелә.[1]

Сылтамалар

Сүрә

Бисмил-лә́һир-рахмә́нир-рахи́м.
Куль әгъу́зү би-раббиль-фәләко 1. миң шәрри мә́ халәко 2. үә миң шәрри гъа́сикыйн изә́ үәкаб 3. үә миң шәррин-нәффә́сә́ти филь-гъукаде 4. үә миң шәрри хә́сидин изә́ хәсәде 5.

Тәрҗемә:

«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән...

  1. Әйт:«Таң Раббысына сыенамын,
  2. яратылган нәрсәнең явызлыгыннан,
  3. һәм дөньяны караңгы каплап алган вакыт явызлыгыннан,
  4. һәм төеннәргә өрүчеләрнең явызлыганнан,
  5. һәм көнләүченең көнчелегеннән».

Искәрмәләр

  1. ↑ Гайшә анадан тапшырыла

Әдәбият

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.

Төркемнәр