Фәхрия Эвҗен

Фәхрия Эвҗен Өзчивит (төр. Özçivit Fahriye Evcen; 4 июнь 1986 ел, Золинге) — төрек телевидение һәм кино актрисасы.

Тәрҗемәи хәле

Фәхрия 1986 елның 4 июнендә Төньяк Рейн-Вестфалия Золингенда Сәләниктән күчкән төрек һәм чиркәс хатыны гаиләсендә туган. Фәхриянең бала чагы Золингенда төрекләр өчен авыр чорга туры килә[1][2][3]. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Фәхрия Генрих Гейне исемендәге Дюссельдорф университетына укырга керә, анда социология өйрәнә. Дюссельдорфта уку чорында, 2005 елда, Фәхрия әнисе белән Истанбулга ял итәргә бара, кинәт анда «Никогда не забывай» сериалында роль ала[4]. Төшерүләр төгәлләнгәннән соң Фәхрия актриса карьерасын дәвам итәргә карар кыла һәм академик ял ала.

Тиздән ул Гүнтекинның хәзерге заманга яраклаштырылган «Листопад» романында Неджлы ролен ала, ул аңа Төркиядә киң танылу китерә. «Листопад» фильмында эшне тәмамлап та өлгерми, Фәхрия тагын берничә, шул исәптән «Тоска» сериалында, «Небеса» һәм «Любовные затмение» фильмнарында төп рольләрне ала. 2009 ел башында тарих өйрәнер өчен Фәхрия Босфор университетына укырга керә[5], әммә «Листопад» сериалында төшүләр мәшгуллеге укуны кичектерергә мәҗбүр итә. 2014 елда Фәхрия Босфор университетының тарих факультетын тәмамлый. 2013 елда Фәхрия Решат Нури Гүнтекинның хәзерге заманга яраклаштырылган «Чалы кошы» («Королек — птичка певчая») романыннан төп роль ала[6]. Ары «Курт Сеит и Шура» сериалында Марвет роле килә. 2014 елда Фәхрия «Любовь похожа на тебя» фильмында төп рольне уйный[7], анда Бурак Өзчивит персонажының сөйгәнен уйный, Бурак белән Фәхрия элек «Чалы кошы» сериалында да төшкән иде. 2016 елда Фәхрия «Бесконечная любовь» фильмында төшә, биредә аның партнеры билгеле төрек актеры Мурат Йылдырым була.

Дүрт телне белә: испан, немец, инглиз һәм төрек. Яшь чагында спорт белән мавыга, ә мәктәп елларында баскетбол командасы сакчысы булган[8].

Шәхси тормышы

2015 ел башында «Любовь похожа на тебя» фильмын төшерү вакытында актер Бурак Өзчивит белән очраша башлый, аның белән 2013 елда «Чалы кошы» (рус. «Королек — птичка певчая») телесериалын төшергәндә таныша[9]. 2017 елның 9 мартында Алманияда никахлашалар һәм 2017 елның 29 июнендә Истанбулда өйләнешәләр[10]. 2019 елның 13 апрелендә Истанбулда уллары Каран туа[11].

Искәрмәләр

  1. Başrolde Nazi (тур.). Тakvim. Дата обращения: 8 декабря 2014.
  2. Almanya, Fahriye Evcen'i de yaktı (тур.) (недоступная ссылка). Ankara Haber.com. Дата обращения: 8 декабря 2014. Архивировано 1 декабря 2013 года.
  3. Fahriye Evcen Özel Röportajı (тур.). Sinemalar.com. Дата обращения: 8 декабря 2014.
  4. Asla Unutma (тур.). SinemaТürk.com. Дата обращения: 8 декабря 2014.
  5. Ali Tufan Koç. Hayatımda hiç 'koyver gitsin' demedim (төр.). Radikal (3 Temmuz 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2012-5-30.
  6. Hakan Gence. Feride,Fahriye'nin gözlerinde canlandı (төр.). Hürriyet (21 Eylül 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2014.
  7. Fahriye Evcen ile Burak Özçivit'in aşk hikayesi (төр.). gecce.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2014. Архивировано 18 октябрь 2014 года.
  8. Интересные факты о турецкой актрисе Фахрие Эвджен. Comode. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2017. Архивировано 5 июнь 2017 года.
  9. Fahriye Evcen ve Burak Özçivit galaya el ele geldi | Ntv.com.tr
  10. 32-летний Бурак Озчивит из «Великолепного века» женился Леди@mail.ru
  11. tv.ua. Секс-символ Турции Бурак Озчивит впервые стал отцом. tv.ua (15 апреля 2019). Дата обращения: 16 апреля 2019.

Сылтамалар