Фәүзия Латыйпова

Латыйпова Фәүзия Шәгале кызы (11 март 1947 ел) — журналист. Рәсәйнең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы (1996). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2002).

Тәрҗемәи хәле

Фәүзия Шәгале кызы Латыйпова 1947 елның 11 мартында БАССРның Абзан районы Агурда авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Зиянчура районы) туган.

1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1971 елдан алып КПССның Башкортстан өлкә комитеты нәшрияты, 1977 елдан — «Башкортстан кызы» журналы хезмәткәре, 1993-2007 елларда «Башкортстан» гәзитенең бүлек мөдире.

Башкортстанның билгеле шәхесләре турында «Изгелекләр генә эзләдем» (2006), «Дөньяны бизи алар» (2006) очерклар китаплары, социаль темаларга мәкаләләр авторы.

Мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  • Латыйпова Фәүзия Шәгале кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 10 март 2021]