Фөҗәйрә

Фөҗәйрә (гарәп. الفجيرة‎‎әл-фөҗәйрә) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Гоман култыгы ярында урнашкан шәһәр, халык исәбе буенча җиденче урында тора. Фөҗәйрә әмирлегенең мәркәзе.

Халык исәбе — 54 мең кеше (2003).

Шәһәрдә диңгез порты һәм халыкара аэропорт бар. Шәһәрдә 1670 елда салынган ярым җимерек Әл-Фөҗәйрә форты бар.