Халисә Богданова
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Богданова.
Халисә Богданова (Халисә Ривхәт кызы Богданова) - курчак театры артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2014). С. Образцов театрында (Мәскәү) эшли.
Тәрҗемәи хәле
1980 елның 27 ноябренда Горькийда туган. Түбән Новгородның 51- мәктәбен (1997), Түбән Новгород театр укуханәсен (Р. Бунатян курсы, 2001), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (Т. Сависская курсы, 2006) «курчак театры актёры» белгечлеге буенча тәмамлый.
Иҗаты
Уйнаган спектакльләре
Файл:Х.Богданова 1.jpg
«Карт сеньор һәм ...» спектаклендә
- «Чебен-Цокотуха» К. Чуковский - Чебен
- «Көнбагыш өчен бүләк» (Подарок для подсолнуха) - Әтәч
- «Тирмә-тирмәкәй» (Терем-теремок) А. Заболотный - Куян
- «Булмаган кеше» (Человек, которого не было) С. Довлатов – ана юлбарыс Люся
- «Каз бәпкәсе» (Гусёнок) Н. Гернет - Алёнка
- «Чуртан әмере буенча» (По-щучьему велению) - Көлмәс патша кызы
- «Итекле мәче» (Кот в сапогах) Ш. Перро - Принцесса
- «Һау исемле песи малае» (Котёнок по имени Гав) – Песи баласы
С.В. Образцов театры
- «Хәйләкәр керпе» (Хитрый ёжик!) - Алёнка
- «Уймак кыз» (Дюймовочка) Г.Х. Андерсен - Эльф
- «Галәветдиннең тылсымлы лампасы» (Волшебная лампа Аладдина) Н. Гернет - Зәйнәп
- «Маугли» Р. Киплинг, Н. Гернет - Маймыл
- «Зур сәяхәт (Большое путешествие) - Дракон
- «Көлбикә» (Золушка) Ш. Перро - Көлбикә
- «Борын» (Нос) Н.В. Гоголь - кабаре артисткасы
- «Башкалар һәм эт» (Все другие и собака) В. Левин, Р. Муха – Үгез бозау, Песи
«Алтын битлек» премиясе
2014 - Габриэль Гарсиа Маркес әсәре буенча С.В. Образцов исемендәге курчак театрында (Мәскәү) куелган «Карт сеньор һәм ...» (Старый сеньор и ... ) спектакле өчен (Виктор Никоненко куйган) (иң яхшы актёр уены номинациясендә) «Алтын битлек» премиясенә лаек була (Андрей Нечаев, Дмитрий Чернов, Алексей Соколов белән берлектә)[1]