Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы
Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы (рус. Международный молодежный образовательный форум «Сәләт») — Татарстан Республикасы Алексеевск районының Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә, балалар һәм яшьләр катнашында, ел саен уздырыла торган халыкара чара. Форум 1997 елда интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырыла. Татарстанның 45 районыннан, Россиянең дистәләгән төбәгеннән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән балалар һәм яшьләрне берләштерә[1].
Форум эшчәнлеге
2012 елда фестиваль халыкара форум дәрәҗәсенә ия була[2], 2014 елдан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов теләктәшлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла[3].
2017 елдан Татарстан Рәисе тәкъдиме белән Форум — 2 сменалы, 2018 елдан 6 сменалы форматта уздырыла башлый[3].
2024 елда форум кысаларында 14 мең[4], ә 2025 елда 9 мең сәләтле бала, актив яшьләр, танылган фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре җыела[5].
Чара вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена эшли[6]:
- Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills);
- Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts);
- Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт);
- Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies);
- Медиа Биләр Форум (Медиа/Media);
- Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward).
Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills)
Junior skills — мәктәп укучыларына заманча һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруны максат итеп куя. Форум программасы укучыларны кече яшьтән һөнәргә әзерләү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнеп төзелә, уку-укыту чаралары яңа гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла: профильле лабораторияләр, иҗади мәйданчыклар, спорт-күңел ачу чаралары эшли[7].
Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts)
Arts Biler forum — катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, балаларны белем бирү һәм мәдәни программаларда ачу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре (сайлап алынган юнәлеш кысаларында да) яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.
Форумның төп максаты — сәләтле балаларның, яшьләрнең һәм аларның остазларының потенциалын ачу, гамәлгә ашыру һәм үстерү. Форумның иҗади сменасы музыка, бию, театр юнәлешләре буенча алып барыла. Әлеге юнәлеш 2018 елдан башлап оештырыла[8].
Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт)
Selet Biler forum — Сәләтнең традицион фестиваль-форумы, төп катнашучылары — Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Сәләт Биләр форум — Сәләт бергәлеге эшчәнлегенә йомгак ясау кульминациясе.
Смена фән, иҗат һәм сәнгать, спорт кебек лагерьларның профиль тематикаларына бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Смена кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы экспертлары белән интерактив очрашулар уза[9].
Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies)
IT Biler forum сменасы кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма фәһемне үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары эшли[10].
Медиа Биләр Форум (Медиа/Media)
Media Biler Forum — социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүче авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны җыя. Смена программасы үз эченә белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәрне ала. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый[11].
Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward)
Forward Biler forum — лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше кунекмәләрен үстерүгә багышлана. Смена программасы кысаларында, төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар белән берлектә, фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес кебек төрле белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырыла.
«Сәләт» — Алдынгылар Биләр Форум» беренче тапкыр 2023 елда «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә[1].
2025 елда форум
2025 елда Алексеевск районы территориясендә дүрт смена — «Болгар — Туган тел» төбәкара палаткалы лагереның бер сменасы һәм «Сәләт» форумының өч сменасы уза. Аларда Татарстаннан, шулай ук Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 4,2 мең бала катнаша. Кунак итеп фән, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсеннән күренекле шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла[12].
Галерея
Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы, 2025
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Алсу Шамсутдинова. Что такое «Сәләт»: как отправить ребенка в самый известный татарский детский лагерь (рус.). Миллиард татар (29 февраль 2024).
- ↑ JUNIOR SKILLS BILER FORUM. http://selet.biz.+Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ 1 2 Кристина Иванова. В Татарстане стартовал впервые проходящий в 6 смен форум «Сэлэт» (рус.). media.kpfu.ru (21 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы ачылды. Көмеш кыңгырау (26 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Биләр Форум 2025. biler.selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт - безнең приоритетта». mon.tatarstan.ru (8 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Смена 6. selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Отчет о реализации публично формированных целей и задач Министерства по делам молодежи Республики Татарстан за 2023 год (рус.). publictasks.tatarstan.ru (1 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде. Татар Информ (10 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2025.
- ↑ Биләрдә Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум башланды. Көмеш кыңгырау. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ «Сәләт» Медиа Биләр Форум (рус.). dobro.ru (22 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- ↑ Минниханов пообщался с молодежью на образовательном форуме «Сәләт» (видео) (рус.). Бизнес Онлайн (20 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
Сылтамалар
- «Сәләт»нең рәсми сайты. selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- «Сәләт» форумының рәсми сайты. biler.selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.
- Биләр Форум биюе 2025. vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июль 2025.