Сәләт Биләр форум (2025)
XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы рус. XIV Международный молодежный образовательный форум «Сәләт» — ел саен уздырыла торган халыкара чара. Форум 2025 елда 8 июльдән 1 августка кадәр уза[1]. Халыкара чараны Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» яшьләр хәрәкәте оештыра.
Максаты
Форумның төп максат — яшьләрнең интеллектуаль, иҗади һәм шәхси үсешен тәэмин итү, киләчәк лидерларын тәрбияләү өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук яшьләр арасында төбәкара һәм милләтара элемтәләрне ныгыту. Форум заманча белем бирү формалары һәм мәдәни чаралар ярдәмендә катнашучыларның һөнәри һәм социаль компетентлыгын үстерүгә ярдәм итә.
Юнәлешләр
- Төп мәкалә: Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы
Чара вакытында төрле юнәлешләргә багышланган 3 смена эшли:
- Сәләт Биләр форум (8—14 июль);
- Һөнәрләр Биләр форум (18—24 июль);
- Алдынгылар Биләо форум (26 июль—1 август).
Программа
Форум программасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- мәгариф һәм иҗат лабораторияләре, остаханәләр, тренинглар һәм Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре экспертлары белән иҗади очрашулар;
- төп өч юнәлеш буенча тематик сессияләр: иҗат, медиа һәм мәгълүмати технологияләр;
- интерактив дәресләр, ярышлар, спорт, мәдәни һәм агарту кичәләре;
- милли мәдәният һәм Биләр тарихы, экологик инициативалар буенча махсус проектлар;
- йомгаклау концерты белән иҗади проектлар булдыру;
- иҗат төркемнәре остазлары өчен һөнәри күнекмәләр җитәкчеләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән программалар («Остаз»).
Катнашучылар
Халыкара чарада 12-18 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша, алар «Сәләт» оешмасының төрле профильле сменаларына бәйге нигезендә сайланып алына. Шулай ук форумда "Сәләт"нең төбәк клублары һәм сыйныфлары лидерлары да катнаша ала. Катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашу, лидерлык сыйфатларын һәм иҗади күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге ала. Форум — яшләр өчен уникаль мәйданчык булып, аларны шәхси һәм профессиональ үсешкә этәрә[2].
Үткәрү урыны
Форум Татарстанның Алексеевск районындагы Биләр тарихи-археология музей-тыюлыгы территориясендә, Казаннан 150 чакрым ераклыкта уза. Мәйданчыкта инфраструктура югары дәрәҗәдә эшләнгән, заманча һәм күпфункцияле шартлар тудырылган.
Галерея
Сәлкешләр белән «РУВИКИ» энциклопедиясенә мәкалә язу күренеше
Искәрмәләр
- ↑ XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы сине көтә! Сәләт. selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
- ↑ Биләр форум 2025. Сәләт. biler.selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
Сылтамалар
- «Сәләт»нең рәсми сайты. selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
- «Сәләт» форумының рәсми сайты. biler.selet.biz. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.