Халыкара йөгерү көне

Халыкара йөгерү көне (ингл. Global Running Day; рус. Междунаро́дный день бе́га) — бөтендөньяда июньнең беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Максаты — һәркем шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак йөгерү турында мәгълүмат тарату һәм бөтен дөньядагы йөгерүчеләрне берләштерү.

Бәйрәм турында

Тарихы

Бөтендөнья йөгерү көне идеясе 2009 елда, җиңел атлетика зур популярлыкка ия булган АКШта барлыкка килә[1]. Башта бәйрәм милли төсмергә ия була, тиз арада популярлык казана һәм аны башка илләр дә күтәреп ала. 2016 елның 1 июненнән бәйрәм бөтендөнья рәсми статусына ия була[2].

2017 елда Международная Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе (IAAF) инициативаны күтәреп ала, шуннан бирле Бөтен дөнья йөгерү көне ел саен июньнең беренче чәршәмбесендә бик күп илләрдә уздырыла.

Традицияләр

Бәйрәмдә теләгән һәркем яисә спорт җәмгыяте катнаша ала. Халыкара йөгерү көнен бәйрәм итүнең иң гади ысулы — йөгерергә чыгу. Бу көнне узучы теләсә нинди җиңел атлетика вакыйгасына кушылырга яки дистанцияне мөстәкыйль рәвештә узарга мөмкин.

Бу көнне шулай ук бөтен дөнья буйлап спорт оешмалары ярдәме белән төрле спорт чаралары һәм бөек җиңел атлетлар истәлегенә багышланган иҗтимагый чаралар уза. Аларда еш кына хәзерге заманның күренекле шәхесләре катнашучылар яки хөрмәтле кунаклар сыйфатында чыгыш ясыйлар.

Йөгерергә яратучылар спортта ирешкән уңышларын Халыкара йөгерү көненең рәсми порталында регистрацияли ала[3]. Анда маршрутны, аның озынлыгын һәм урынын билгеләп була. Шулай ук порталда виртуаль йөгерешләр дә уздырыла, анда теләгән һәркем катнаша ала[4][5].

«Кояшны узып китеп» проекты

Төп чаралар «Кояшны узып китеп» лозунгы астында уза[6]. Проект 2018 елда Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе җитәкчеләре ярдәмендә башлана. Инициативаның асылы - катнашучылар берьюлы төрле сәгать поясларында, эстафетаны планетаның бер ноктасыннан икенчесенә, сәгать поясы чираты буенча, тапшыра барып, йөгерешләр оештыралар. Мәсәлән, йөгереш Яңа Зеландиядә башланып китә, аннан Австралиягә, Япониягә, Европага, Африкага, Көньяк Америкага, Төньяк Америкага күчә.

Йөгерешләр җәдвәле алар һәр сәгать саен уза торган итеп төзелгән, шуңа күрә «эстафета» нәкъ бер тәүлек дәвам итә. 2018 елда йөгереш Оклендта (Яңа Зеландия) башланып китә, аннан эстафетаны Мельбурн, Токио, Пекин, Бангкок, Дели, Минск, Рамалла, Аддис-Абеба, Йоханнесбург, Ницца, Берлин, Лондон, Рабат, Абиджан, Прая, Сан-Паулу, Буэнос-Айрес, Гавана, Торонто, Лима, Мехико һәм Лос-Анджелес шәһәрләре аша узып, Ванкуверда тамамлана.

Россиядә

Россиядә, Халыкара йөгерү көненнән тыш, шулай ук «Милләт Кросы» спорт чарасы уздырыла. Быел ярышларда профессиональ спортчылар белән беррәттән әҙерлек дәрәҗәләре һәм саулык үзенчәлекләре төрле булган хәвәскәрләр дә катнаша. Мәсәлән, кайбер паралимпияче спортчылар дистанцияне махсус коляскаларда уза, бу ярыш кагыйдәләре белән рөхсәт ителә[7].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Андрей Соколов. 5 июня отмечают День бега: История и особенности праздника. LIFE (7 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  2. Забег-марафон "Всемирный день бега". LIFE. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  3. Join The Virtual Race (ингл.). Global Running Day. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  4. СТРАНА СЮЖЕТ: ПРАЗДНИКИ И ВЫХОДНЫЕ В РОССИИ В 2024 ГОДУ Международный день бега в 2023 году — история праздника. «МИЦ «Известия» (6 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  5. Всемирный день бега. ИС «Спортивный регион. Белгородская область». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  6. Владимир Криулин. В Парке Победы прошел забег «Обгоняя солнце». Комсомольская правда (6 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2024.
  7. Олег Баскаков. Всемирный день бега в 2024 году: история и традиции праздника. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2024.

Төркемнәр