Хәмдаллаһ Казвини

Хәмдаллаһ Казвини (Хәмдаллаһ бине Әбү Бәкер Мостауфи Казвини, 1281[1] — 1339[2]) — Иран тарихчысы, географ. Хулагуилар сараенда хезмәт иткән. «Тарихе гөзидә» (Сайланма тарих), «Нөзһәт әл-колүб» (Йөрәк шатлыгы) тарихи-җәгърафик хезмәтләр авторы. «Зәфәрнамә» хроникасында Алтын Урда тарихына караган материаллар бар.