Хәмит Галәветдинов

Хәмит Махмүт улы Галәветдинов — татар дин әһеле, Пермь крае мөселманнарының дини оешмасының рәисе, мөфти.

Игенче гаиләсендә туып үсә. 1963-1968 елларда А. Д. Швецова исемендәге Пермь авиация техникумында белем ала. 1961-1983 елларда Свердлов исемендәге заводта, 1983-1986 елларда ГПТУ-да эшли. 1985 елда пенсиягә чыга.

1990 еллар башыннан актив рәвештә Пермь Җәмигъ мәчете мөселманнар җәмгыятенең дини эшчәнлегенә кушыла. 1994 елда Пермь төбәк мөселманнар җәмгыятенең рәисе булып сайлана, 1995 елда — ревизия комиссиясе рәисе. 1999 елда Диния Нәзарәте рәисе урынбасары булып сайлана. 2006 елда — оешманың рәисе, мөфти булып сайлана.

1999 елда Хаҗ кыла.

Хәмит Галәветдинов 2012 елның 17 ноябрендә вафат була.