Хәмит Әюпов (1914)
Әюпов Хәмит Вәли улы (15 гыйнвар 1914 ел — 26 март 1987 ел) — галим-ветеринар, югары мәктәп укытучысы.
1964-1983 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 1978-1985 елларда кафедра мөдире. Башкорт АССРның VIII чакырылыш Югары Советы депутаты. Ветеринария фәннәре докторы (1969), профессор (1970). РСФСРның (1974) һәм Башкорт АССРның (1964) атказанган фән эшлеклесе. «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1971).
Тәрҗемәи хәле
Хәмит Вәли улы Әюпов Уфа губернасы Бәләбәй өязе[2] Гайнәямак авылында туган.
1942 елда Чиләбе өлкәсенең Троицк каласындагы ветеринария институтын тәмамлаган.
БАССР‑ның Бишбүләк районында баш ветеринар врач булып эшләгән.
1945 елдан алып Башкортстан фәнни‑җитештерү ветеринария лабораториясенең бүлек мөдире, 1960 елдан белән бер үк вакытта директор урынбасары булып та эшләгән.
1964—1983 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 1978—1985 елларда патофизиология, микробиология һәм вирусология кафедра мөдире дә булган.
Фәнни тикшеренүләре хайван гельминтларының биологик һәм эпизоотологик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган. Хәмит Вәли улы Башкортстан биләмәләрендә паразит селәүсеннәрнең 2 яңа төре, җир өсте моллюскларының 19 төре һәм хайваннарда дикроцелиоз тудыручы трематодларның вакытлы хуҗалары булган кырмыскаларның 3 төрен ачыклаган. Дикроцелиоз һәм фасциолёз булганда хайваннарны гельминтлардан чистарту өчен хлорофос һәм гексахлорэтан куллану методикасын эшләгән. 150‑дән артык фәнни хезмәт һәм 14 уйлап табу авторы.
1960—1987 елларда Бөтенсоюз гельминтологлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе.
Башкорт АССРның VIII чакырылыш Югары Советы депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1964).
- РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1974)
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1971).
- «Хезмәт ветераны» медале (1986)[3]
Фәнни хезмәтләре
- Печёночные гельминтозы сельскохозяйственных животных. Уфа, 1963 (автордаш)
- Меры борьбы с паразитарными болезнями сельскохозяйственных животных. Уфа, 1968 (автордаш).
- Дикроцелиоз животных. Уфа, 1980.
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Хәзер Башкортстан Республикасы Әлшәй районы
- ↑ Указ Президиума ВС Башкирской АССР от 11.03.1986 «О награждении медалью „Ветеран труда“ трудящихся Советского района города Уфы»
Сылтамалар
- Әюпов Хәмит Вәли улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 16 гыйнвар 2019]
- Аюпов Хамит Валеевич [1]
- Культиватор для выращивания хлорлы [2]
- Аюпов Хамит Валеевич — Современные методы ветеринарной обработки животных [3]