Чад (күл)
География
Чад, Камерун, Нигер һәм Нигерия территорияләренең чигендә Сахара чүллегенең Чад упсалында урнашкан. Бик сирәк булган аномаль күл күләменең күтәрелүе вакытында су Бахр-әл-Газаль елгасы үзәне буйлап ага башлый.
Күл бассейнының мәйданы якынча 1 млн км², шуның якынча 700 мең км² мәйданы Шари елгасы бассейнына туры килә.
Чад күле аз сулы. Уртача тирәнлеге якынча 1,5—2 м.Кушылдыклары: Шари, Мбули (Мбулу), Комадугу-Йобе. Күлнең көнчыгыш өлешендә Будума, Карка һәм Кури утрау төркемнәре урнашкан. Чад күленә 179 төр балык тереклек итә. Чад күле — төбәктә мөһим су чыганагы булып тора. Күлдә балык тоту үсеш алган. Шари һәм Комадугу-Йобе елгаларының тамаклары арасында суднолар йөри.
1960 нчы еллардан алып күл мәйданы кими баруы күзәтелә. 1963 елда күлнең мәйданы — 25 мең км², 1973 елда — 15,4 мең км², 1982 елда — 2,3 мең км², 1994 елда — 1,7 мең км². 1980 елларда һәм 1990 нчы еллар башында ирригация өчен күлнең суын куллану 4 тапкыр арта.
2006 елга Чад күле 26 тапкыр азайган һәм кибүен һаманда дәвам итә.
Соңгы мең еллыкта Чад күленең җиденче тапкыр кибүе турында билгеле. Конго бассейны елгасы Убангиданкүлгә суүткәргеч проектлары төзелә.
Әдәбият
- Barth, «Reisen und Entdeckungen in Nord - und Centralafrika» (Гота, 1855-58);
- Beadle L. С., The inland waters of tropical Africa, L., 1974.
- Nachtigal, «Sahara und Sudan» (Б. и Пц., 1879-89).
- Дмитревский Ю. Д. Внутренние воды Африки и их использование.. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1967. — 380 с.
- Дмитревский Ю. Д., Олейников И. Н. Озера Африки. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1979. — 184 с. — 35 000 экз.
- Чад // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Чад // Большая советская энциклопедия: В 66 томах (65 к. и 1 доп.) / Гл. ред. О. Ю. Шмидт — 1-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1926-1947.
Сылтамалар
- Чад (күл) — ЗСЭ
- Campbell, Robert Wellman Lake Chad, West Africa: 1963, 1973, 1987, 1997, 2007. (ингл.). USGS (2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2010. Архивировано 8 февраль 2012 года.
- Lake Chad (ингл.). International Lake Environment Committee. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2010. Архивировано 8 февраль 2012 года.
- Lake Chad as seen from Apollo-7 in 1968
- Stewart, Robert Dustiest places on Earth—dead and dying seas. Environmental Science in the 21st Century. A New Online Environmental Science Book for College Students (28 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2021. Архивировано 30 апрель 2016 года.
- (2006) «Shorelines in the Sahara: geomorphological evidence for an enhanced monsoon from palaeolake Megachad». The Holocene 16 (6): 901–911. DOI:10.1191/0959683606hol981rr.