Чайка (уен)
| Чайка | |
|---|---|
| күп | |
| спорт залы, урам | |
| уртача | |
Чайка — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
Балалар бер тигез урынга 2x2 м күләмдәге турыпочмаклык сызалар. Аннан санашу юлы белән бер баланы «чайка» итеп билгелиләр. «Чайка» шул квадрат эченә баса һәм аның аша кешеләрне йөртмәскә тырыша. Ә квадрат тирәсенә тезелгән балалар аның «биләмәсен» кисеп үтәргә ниятли. Әгәр «чайка» берәр иптәшен шул биләмәне кисеп үткәндә тотып калса, ул «чайка» була. Ә үзе башка балалар рәтенә баса. Уен шулай өзлексез дәвам итә.
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.