Чиләбе метеориты вакыйгасы

Чиләбе янындагы метеорит шартлавы 2013 елның 15 февральдә сәгать 9:25тә (Мәскәү вакыты буенча — 7:25) килеп чыккан. Метеорит Чиләбе шәһәр өстеннән 30-50 километр югарылыкта шартланган.[2]

Бәрмә дулкыннан барлыгы 1200га якын кеше яраланган.[3] Метеорит төшүдән иң зур зыянны Еманжелинск, Копейск, Коркино, Южноуральск, Чиләбе, Эткүл шәһәрләре күргәннәр.

Метеоритның һава катламына кереп көчле балкыш белән януын Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәсе, Башкортстанда, Казахстанның төньяк өлешендә һәм Идел буе федераль бүлгесендә кайбер урыннарда да күргәннәр.[4]

Метеорит Чибәркүл шәһәре янындагы Чибәркүл күленә төшкән.[5]

Галерея

Фотосүрәтләр

Видео

Шулай ук карагыз

Төркемнәр