Чиркәс вулысы

Чиркәс вулысы (тат. چىركەس ۋولىٰسىٰ, рус. Черкасовская волость) — Вятка губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Иске Комазан, Җөри, Лыябаш, Кызылтау (Казан губернасының Мамадыш өязе), Иске Җәтче, Грах, Качкын, Ликарив, Казиле вулыслары белән чиктәш булган (1890). 33 торак пунктта 20 257 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1930 елда бетерелә, территориясе Алабуга районына кушыла.

Искәрмәләр

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.