Чирмеш вулысы
Чирмеш вулысы (тат. چىرمىٰش ۋولىٰسىٰ, рус. Черемышевская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Чыпчык, Сабакай, Кучак, Кулай (Казан өязе), Аркатау һәм Сәләнгеш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 12 торак пунктта 5100 кеше яшәгән.[1] 1924 елда бетерелә.