Николай Талеев
Николай Александр улы Талеев, күбрәк Шаман Коля буларак билгеле (1969-ынчы елның 1 апрелендә Ненец автономияле округында Нельмин Нос бистәсендә туган) - буыннан тапшырылучы ак шаман, күрәзәчелек һәм дәвалау сәләтләре өчен дан казанган.
Ненец аграр-икътисади техникумында ветеринар белгечлеге буенча укыган, әмма тәмамламаган. Ерак Көнчыгышта Совет армиясендә хезмәт иткән.
Россиядә 2011 елның 11 октябрендә Михаил Зеленский белән "Туры эфир" телевизион тапшыруыннан соң мәшһүр булып киткән, әңгәмә темасы Һиндстан дини җитәкчесе һәм гуру Сатья Саи Баба турында булган.
Иҗтимагый эшчәнлеге
2015 елның 10 апрелендә Николай Талеев Вайгач утравында "Ходай Йорты" изге урынында дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә җыелган явызлыкны күмү ритуалын үткәргән.
2015 елның 28 апрелендә Ненец автономияле округы делегациясе составында Федерация Советына барган, анда Валентина Матвиенко белән очрашкан.
Шаманны Ненец АО сенаторы Вадим Тюльпанов яклаган. Николай Талеев сенаторга киләчәкне алдан әйткән һәм үткәне турында сөйләгән.
2017 елдан бирле Николай Талеев Төмән өлкәсенең Заводоуковск шәһәрендә тора.
Сылтамалар
- Паскаренко, Наталья. Шаман Коля. Невское время. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.
- Боброва, Ирина. Шаман Коля даст москвичам в бубен. Московский комсомолец (5 ноябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.
- Рюмин, Юрий. Шаман Коля: о создании нацпарка на о. Вайгач, смене власти, трубке мира и Валентине Матвиенко. ДвинаИнформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.
- Дерябин, Александ. Чакры в чуме. Независимая газета (13 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.
- Крохина, Ксения. Шаман Коля. Из тундры с любовью. Элита общества (3 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016. Архивировано из оригинала 17 август 2016 года.
- Иванов, Лев. Колдуны и целители в окружении российских президентов. Свободная пресса (8 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.
- Почечикин, Владимир. Он на них не обижается. Выбор НАО (13 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016. Архивировано из оригинала 16 сентябрь 2016 года.
- Шаман Коля. Полный астрал. ЧУМотека (14 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2016.