Шамил Агиев

Шамил Рәхим улы Агиев (рус. Шамиль Рахимович Агеев; 8 гыйнвар 1949, Казан) — совет һәм Россия хакимият-хуҗалык эшлеклесе, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор.

Тормыш юлы

1949 елның 8 гыйнварында Казан шәһәрендә туа[1].

1972 елда Казан авиация институтын, 1992 елда РФ Министрлар Кабинеты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Шулай ук РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясенең докторантурасында укый[2]. АКШ, Германия, Бөекбритания, Төркия, Швейцария кебек чит илләрдә стажировка уза.

1972—1973 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты сәркатибе, 1973—1975 елларда — 1 нче сәркатибе, 1975—1977 елларда — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе, 1977—1982 елларда — 1 нче сәркатибе, 1978—1988 елларда — ВЛКСМ Үзәк Комитеты әгъзасы[1].

1982—1984 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә директорның икътисад буенча урынбасары (Яр Чаллы шәһәре) вазифасын били[2].

1984—1993 елларда «Электроприбор» заводы (Казан) генераль директорының икътисад буенча урынбасары булып эшли[2].

1993 елдан Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры һәм идарә рәисе итеп сайлана[2]. 2024 елның декабрендә палатаның VII съездында яңа биш еллык срокка кабаттан сайлана[3][4]. Аның кандидатурасы съезд делегатлары тарафыннан бертавыштан хуплау таба[5].

1980—1985 елларда — ТАССР Югары Советы депутаты[1].

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегияләре әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Алабуга, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы торак фонды Советлары әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында «Набережные Челны», «Зеленодольск», «Чистополь», «Нижнекамск» ТОСЭР Советы әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Алабуга» махсус икътисади зонасы экспертлар советы рәисе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршындагы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының Экспертлар советы рәисе;
  • Татарстан Республикасының Ишкәк ишү спорты федерациясе президенты;
  • «Алабуга» махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы әгъзасы;
  • Республика ярдәм фонды советы әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетлары Иҗтимагый советлары әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Министрлары Кабинеты каршындагы Икътисади совет әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Инвестицияләр советы әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Инвестицияләр-венчур фонды Попечительләр советы әгъзасы;
  • Татарстан Республикасы Гарантия фонды Попечительләр советы әгъзасы;
  • К(И)ФУ, КНИТУ (КАИ) Попечительләр советы әгъзасы;
  • Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы советы әгъзасы;
  • Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Республика советы әгъзасы;
  • Россия нефть-газ сәнәгате советы берлеге әгъзасы[2][6].

Бүләкләре

  • Хезмәт Кызыл байрагы ордены (1980);
  • Бөркет ордены (1998);
  • РФ Журналистлар берлеге медале;
  • Татарстан Республикасы Президентының мактау кәгазе (1999);
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы» медале (2003);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008);
  • Дуслык ордены (2013);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018);
  • ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау билгесе (1982);
  • РФ ТПП структурасының Мактаулы билгесе;
  • Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге Мактау билгесе[2][7].

Хезмәтләре

Шамил Агиев — 90 нан артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт, шул исәптән 2 монография авторы[2]. Хезмәтләре эшмәкәрлек, җитештерү һәм ресурс мөмкинлекләре, кризис вакытында предприятиеләр белән идарә итүгә карый[1]:

  • Развитие производительных сил и предпринимательства региона в условиях формирования рыночных отношений: социально-экономический анализ на примере Республики Татарстан. М., 1996.
  • Страхование как фактор стабильности развития малого предпринимательства: очерки на экономические темы. М., 1997.

Шәхси тормышы

Өйләнгән, өч баласы бар. Мавыгулары — шигърият, табигать, академик ишкәк ишү спорты. 1963 елдан бирле академик ишкәк ишү белән шөгыльләнә, спорт мастерына кандидат[8][9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Агиев Шамил Рәхим улы. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Председатель Союза «ТПП РТ». ТПП РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.
  3. Шамиль Агеев переизбран председателем Торгово-промышленной палаты РТ. Татар-информ (16 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
  4. Шамиль Агеев переизбран председателем Союза «Торгово-промышленная палата Республики Татарстан». ТПП РТ (17 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
  5. Шамиль Агеев переизбран председателем Торгово-промышленной палаты РТ. ТР Татарстан (16 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
  6. Елена Фенина. Шамиль Агеев вошел в состав совета союза нефтегазопромышленников России. БизнесОнлайн (30 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.
  7. Агеев Шамиль Рахимович. Реальное время (27 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.
  8. Шамиль Агеев: «Секрет активного долголетия – в любви к спорту». Татар-информ (10 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.
  9. Шамиль Агеев: Комсомол для молодежи был социальным лифтом. Казанские ведомости (29 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2024. Архивировано 12 август 2024 года.