Шамил Мөхәммәдьяров
Шамиль Фатыйх улы Мөхәммәдьяров (Шамиль Мөхәммәдьяров, рус. Шамиль Фатыхович Мухамедьяров, 17 июнь 1923, Казан — 23 май 2005, Мәскәү) — совет һәм Россия галиме, тарих фәннәре кандидаты, Россия табигый фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы (1997). Төрки халыкларның урта гасыр тарихы буенча белгеч. 170тән артык фәнни хезмәт авторы.
Тормыш юлы
1923 елның 17 июнендә Казанда танылган табиб һәм дәүләт эшлеклесе Фатыйх Мөхәммәдьяров гаиләсендә туа[1].
Мәктәпне тәмамлагач, 1942—1943 елларда ССРБ Сугыш кирәк-яраклары халык комиссариатының 144 нче оборона заводында токарь булып эшли.
1943—1946 елларда Казан юридик институтында укый (институт 1931 елда Казан университетының юридик факультетыннан Совет хокукы институты буларак оешкан була). 1946—1950 елларда — аспирант, 1950—1952 елларда — ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы кече фәнни хезмәткәре.
1951 елда «Казан ханлыгының социаль-икътисади һәм дәүләт төзелеше» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[2].
1952—1955 елларда ССРБ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының гыйльми секретаре булып эшли. 1955—1956 елларда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре була.
1956—1963 елларда Казан дәүләт университетында эшли: башта доцент, ә 1959 елдан ССРБ тарихы кафедрасы мөдире була.
1963—1970 елларда ССРБ ФА Себер бүлегенең Якут филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли[3].
1970—1996 елларда — ССРБ ФА Тарих институтының Россия халыклары тарихы һәм этникара мөнәсәбәтләр үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре (1992 елдан — Россия тарихы институты). Соңрак Мәскәү югары рухи ислам көллиятендә профессор булып эшли[4].
Фәнни-педагогик эшчәнлек
«Зур совет энциклопедиясенең» икенче һәм өченче басмаларын, «Ватан тарихы» (1–3 т., Мәскәү, 1994–2000) энциклопедиясен, «Татар энциклопедик сүзлеген» (1999) әзерләүдә катнаша.
Шулай ук «Татарстан АССР тарихы», «ССРБ тарихы очерклары», «Совет тарих энциклопедиясе» коллектив авторлары әгъзасы була.
Казан ханлыгы чорының уникаль язма истәлекләрен — Ибраһим хан (XV г.) һәм Сәхибгәрәй хан (XVI г.) ярлыкларын басмага әзерли.
Казан ханлыгы, Кырым һәм Якутия тарихы, татар халкының этногенезы, төрки, фин һәм угры халыкларының урта гасырлар тарихы буенча хезмәтләр авторы.
Әдәбият институтында (Мәскәү), Мәскәү, Чуаш, Көнчыгыш гуманитар, Казан, Якут университетларында, Казан педагогика университетында, Мәскәү югары рухи ислам көллиятендә, Татар дәүләт гуманитар институтында махсус тарихи дисциплиналар укый[5].
Иҗтимагый эш
Казан университеты каршындагы Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте эшчәнлеген яңадан башлап җибәрүдә катнаша; бу җәмгыятьнең вице-рәисе вазыйфасына сайлана.
РФА Археография комиссиясе, Тарихчыларның Россия милли комитеты, Россия гуманитар фәнни фондының тарих буенча Эксперт советы һәм Россия төрки халыкларының I конгрессын чакыру буенча Оештыру комитеты әгъзасы була.
Даими халыкара алтаистика конференциясе (PIAK, АКШ) әгъзасы була[5].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале;
- Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (1993)[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Памяти Ш. Ф. Мухамедьярова (1923-2005). КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Социально-экономический и государственный строй Казанского ханства (XV — первая половина XVI вв.). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2019. Архивировано 28 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Ученые-исследователи ИГИ РС (Я). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ МУХАМЕДЬЯРОВ Шамиль Фатыхович. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 100 лет назад родился ученый-историк Шамиль Мухамедьяров (2023-06-16).