Шар сугу
| Шар сугу | |
|---|---|
| күп | |
| урам, (кыш) | |
Шар сугу — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
Кыш көне ир балалар уйный торган уен. Башта тигез җирдә бер кечерәк чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Шобага әйтешләре белән ике командага бүленгәннән соң, бер команда чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Кайсы команда шарны чокырга күбрәк мәртәбә төшерә ала, шул команда җиңүче була.
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.