Шаһиәхмәт Алкин урамы (Казан)
Шаһиәхмәт Алкин урамы (рус. улица Шагиахмета Алкина) — Казанның Идел буе районы Примавера коттеджлы бистәсендә урнашкан урам. Урамга исем Казанның беренче мөселман-татар полицмейстеры булган Шаһиәхмәт Мөхәммәт улы Алкин (1812-1879) хөрмәтенә Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 17 апрелендәге 1 339нчы санлы карары буенча бирелгән.
Почта индексы 420064.
Оренбург тракты буенча Казан һава аланына барганда Примавера коттеджлы бистәсе Усадка барып җиткәнче сул якта юл өстендә кала. Олег Лундстрем урамы белән кисешә. Параллель урамнар: Виктор Деринг урамы, Рудольф Нуриев урамы.
Сылтамалар
- В Казани появились улицы Олега Лундстрема и Виктора Деринга. «Вечерняя Казань», 09.02.2018
- Карта
- Постановление исполнительного комитета Казани № 1339 от 17 апреля 2017 года. ИА «Татар-информ»
- География джаза в Казани: улица Лундстрема и переезд фестивалей Ольги Скепнер и Валерия Короткова. Портал Джаз.ру, 01.09.2017
- Карта 2gis.ru