Шомбыт вулысы
Шомбыт вулысы (тат. شۈمبىٰت ۋولىٰسىٰ, рус. Шумбутская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Түбән Сон, Шомырбаш (Мамадыш өязе), Олы Талкыш, Иске Иванай (Чистай өязе), Уракчы һәм Карабаян вулыслары белән чиктәш булган (1890). 19 торак пунктта 12119 кеше яшәгән.[1] 1924 елда бетерелә, территориясе Күгәрчен вулысына кушыла.