Шонгат вулысы
Шонгат вулысы (тат. ئىلﻱىن-شۈنغات ۋولىٰسىٰ, شۈنغات ۋولىٰسىٰ, рус. Шонгутская волость, Ильинско-Шонгутская волость, чуаш. Ильин-Шăнкат вулăсĕ, Шăнкат вулăсĕ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Иске Барыш, Олы Кариле, Никифор, Зур Фролово, Урта Балтай, Шәмбалыкчы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 9 торак пунктта 10248 кеше яшәгән.[1] 1920-елларда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Апас районына кушыла.