Эва Бьорлинг

Эва Бйорлинг Хелена (кыз фамилиясе — Клипмарк; швед. Ewa Helena Björling (Klippmark); 3 май 1961 ел) — швед галиме, сәясәтче һәм дәүләт эшмәкәре.

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 3 маенда Стокгольм ленасы Экерё коммунасында туган (Стокгольм, Швеция).

1987 елда «Стоматологик хирургия» һөнәре буенча Каролин институтын тәмамлый.

1988 елда стоматолог-хирург дипломына ия була. 1993 елда диссертация яклап, «медицина фәннәре кандидаты» дәрәҗәсен ала.

1999 елдан — Каролин институтының микробиология, шешләр һәм күзәнәк биологиясе кафедрасы доценты.

2002 елдан 2014 елга кадәр — Риксдагта Стокгольм ленасыннан депутат булып тора. Халыкара эшләр һәм мәгариф буенча парламент комитеты әгъзасы була. Европа парламенты халык партиясенең Европа фракциясендә Швециянең Уртанчылар партиясыннан вәкиле булып тора.

Анда хәвефсезлек сәясәте һәм тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзасы итеп билгеләнә.

2007 елның 12 сентябреннән 2014 елның 3 октябренә кадәр Фредрик Райнфельдтның коалицион хөкүмәтендә (Швеция) тышкы сәүдә буенча министр вазифасын били.

2010 елдан 2014 елга кадәр Швеция хөкүмәтендә төньяк илләренең үзара хезмәттәшлеге буенча министр булып тора.

2014 елда сәясәттән китә.

ВИЧ/СПИД профилактикалау буенча швед Милли советын җитәкли.

Сылтамалар