Эдна Мартин
Тәрҗемәи хәле
Эдна Мартин 1908 елның 17 декабрендә Гётеборгның Гамлестад мәхәлләсендә камергер Теодор Йоханссон һәм аның хатыны Софи Флуд гаиләсендә туган.
Högskolan för design och konsthantverk (хәзерге Гетеборг университетының сәнгать факультеты ) мәктәбендә уҡыган, үзлектән белем алуны Францияда дәвам итә. Röhsska museet музеенда беренче күргәзмәсенән соң, 1931 елда, Эдна Мартин Axevalla-Varuhemslöjd предприятиесының сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1937—1939 елларда туку сәнгате буйынча Швед һөнәрчеләр ассоциациясендә рәссам була, ә 1941—1953 елларда бу ассоциациянең туку сәнгате буйынча директоры вазифасын били. 1953 елдан Эдна Handarbetets vänner компаниясенең җитәкчесе булып эшли, Licium студиясендә һәм Sätergläntan белем бирү үзәгендә эшли.
Анда 1937 елда Парижда бөтендөнья күргәзмәсендә һәм 1939 елда Нью-Йоркта бөтендөнья күргәзмәсендә, 1956 елда Хьюстон күргәзмәсендә һәм 1937 елдан алып Швеция бизәү-кулланма сәнгатенең күпсанлы күргәзмәләрендә катнаша.
Эдна Мартин шулай ук 1948 елдан Стокгольмның Констфак мәктәбендә нәфис тегүне укыта, 1957 елдан алып 1969 елга кадәр өлкән укытучы сыйфатында эшли. 1980 елда профессор дәрәҗәсен ала. Кайса Мелантон, Стен Каупли, Леннарт Роде, Ингегерд Меллер, Элли Хемберг, Сири Деркерт һәм Олле Бертлинг кебек күренекле рәссамнар белән хезмәттәшлек итүе аркасында, ул туку сәнгатенең монументаль туку әсәренә әйләнүенә булышлык итә.
Хаклы ялга чыкканнан соң, үзе җәй яшәгән Эландның тирә-юнь мөхитеннән илһам алып, Эдна Мартин шөгелләнүен дәвам итә. Рәссамның әсәрләре Швеция Милли музеенда, Röhsska museet музеенда һәм башка илләр музейларында күргәзмәгә куела. 1964 елда үзенең матур эшмәкәрлеге өчен Эдна Мартин Litteris et Artibus медаленә һәм 1971 елда принц Евген медаленә лаек була.
1942 елдан юрист Ян Герберт Мартинда кияүдә була, гаиләдә өч бала үсә: Сюзанна, Барбара һәм Иоахим.
Эдна Мартин 2003 елның 11 маенда Уппландс Вэсбю шәһәрендә вафат була.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Astrid Edna Elvira Martin 1908-12-17 — 2003-05-11 Textilkonstnär, pedagog
- ↑ Martin, Astrid Edna Elvira, f. Johanson,Textil-konstnärinna, 08 — С. 983.
- ↑ 1 2 Gamlestads församlings kyrkoarkiv, Göteborg, Födelse- och dopböcker, SE/GLA/13182/C/3 (1905-1911), bildid: 00070130_00260, sida 255
- ↑ Edna Martin // Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online (нем.) / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — Berlin: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- ↑ Astrid Edna Elvira, f. 1908 i Göteborgs Gamlestad Göteborgs och Bohus län // Folkräkningar (Sveriges befolkning) 1910 (шевит.) — Riksarkivet.