Альберт Эйнштейн

Альберт Эйнштейн (алман. Albert Einstein; 14 март 1879, Ульм, Вюртемберг, Германия — 18 апрель 1955, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — танылган галим, заманча теоретик физикага нигез салучыларның берсе, Физика буенча Нобель премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе. Германиядә (1879 — 1893, 1914 — 1933 еллар), Швейцариядә (1893 — 1914 еллар) һәм АКШда (1933 — 1955 еллар) яши. Дөньяның егермедән артык университетының хөрмәтле докторы, күпсанлы фән Академияләре әгъзасы.[11]

Эйнштейн — 300дән артык фәнни эш, шулай ук фән тарихы һәм фәлсәфәсе буенча якынча 150 китап һәм мәкалә авторы. Физика өлкәсендә берничә мөһим теория эшләп чыгара:

Төркемнәр