Инглиз Википедиясе
Инглиз Википедиясе —
Википедиянең инглиз телендәге бүлеге. 2001 елның 15 гыйнварында ачыла. Иң иске һәм иң зур Википедия бүлеге.
2013 елның апрель аенда Википедиядәге дәвам иткән 275 телле бүлекләрендәге барлык мәкаләләрнең якынча 16.1% Инглиз Википедиясендә урнашкан. Башка телле бүлекләрнең үсеше аркасында, бу сан 2003 елдагы максимум булган 50% өлешеннән түбән.[1] 2012 елның гыйнварында, Инглиз Википедиясенең мәкаләләрдәге текст материалы якынча 9.7 гигабайт булган иде.[2]
Стилистика
Инглиз Википедиясендә мәкаләләр инглиз теленең төрле стилләрендә языла: канада, англия, америка, австралия. Инглиз Википедиясендә мәкаләләр төрле вариантта языла алалар. Җирле тематикалы мәкаләләрне җирле вариантта язу сорала: мәсәлән, Австралия турында мәкаләне нәкъ Австралиядәге инглиз телендә язу хуплана.
Encyclopædia Britannica
Инглиз Википедиясендә Британника энциклопедиясенең 11 нче басмасын куллану рөхсәт ителә, һәм бу аның эшен шактый җиңеләйтә. Күп мәкаләләрнең башлангыч формалары нәкъ Британника ядәмендә пәйда булды.
Статистика
- 12 октябрь (2026 ел) — Ошибка Lua в Модуль:NUMBEROF/data на строке 7: attempt to index local 'statistics' (a boolean value). мәкалә.
- 14 февраль (2011 ел) — 3 546 617 мәкалә.
- 17 август (2009 ел) — 3 000 000 мәкалә.
- 1 март (2006 ел) — 1 000 000 мәкалә.
- 18 март (2005 ел) — 500 000 мәкалә.
- 20 апрель (2004 ел) — 250 000 мәкалә.
Искәрмәләр
- ↑ Wikimedia Meta-Wiki. List of Wikipedias (21 сентябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2008.
- ↑ "Download Wikipedia In English – All 9.7GB Of It" 2012 елның 28 декабрь көнендә архивланган.. 9 April 2012. Retrieved 2012-04-10.