Татар Википедиясе
Татар Википедиясе Tatar Wikipediӓse | |
---|---|
URL | tt.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | татар теле |
Эшли башлау вакыты | 2003 елның 15 сентябре |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 502 294 |
Битләр саны | 830 021 |
Үзгәртүләр саны | 4 403 545 |
Теркәлгән кулланучылар | 53 708 |
Актив кулланучылар | 69 |
Идарәчеләр | 6 |
Тирәнлек | 2.3 |
Татар Википедиясе (Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.
Статус
Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.
Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.
TATLAT
Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.
2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.
Бүләкләр
- 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
- 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
- 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
- 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
- 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
«Татнет йолдызлары» бәйгесендә беренче урын (2009 ел)
«Татнет йолдызлары» бәйгесендә беренче урын (2010 ел)
«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә икенче урын (2010 ел)
«Белем җәүһәрләре» бәйгесендә беренче урын (2011 ел)
Статистика
Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 514 148 мәкалә бар, 6492 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.
- 2023 ел 21 апрель — 500 000 мәкалә
- 2022 ел 14 декабрь — 450 000 мәкалә
- 2022 ел 31 гыйнвар — 400 000 мәкалә
- 2021 ел 31 июль — 300 000 мәкалә
- 2020 ел 30 октябрь — 200 000 мәкалә
- 2020 ел 6 октябрь — 150 000 мәкалә
- 2020 ел 10 июнь — 100 000 мәкалә
- 2018 ел 3 июль — 80 000 мәкалә
- 2016 ел 24 декабрь — 70 000 мәкалә
- 2014 ел 28 май — 60 000 мәкалә
- 2013 ел 28 июль — 50 000 мәкалә
- 30 000 мәкалә
- 15 000 мәкалә
- 10 000 мәкалә
- 5000 мәкалә
- 2009 ел 15 июнь — 4 000 мәкалә
Чагыштырма статистика
Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица
№
|
Код
|
Википедия бүлеге
|
Ачылган елы
|
Мәкаләләр
|
Битләр
|
Файллар
|
Үзгәртүләр
|
Теркәлгән кулланучылар
|
Актив кулланучылар
|
Идарәчеләр
|
Тирәнлек
|
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | tr | Төрек | 2002 | 625 097 | 3 262 465 | 42 371 | 34 407 229 | 1 628 571 | 2550 | 21 | 187.7 |
2 | tt | Татар | 2003 | 502 294 | 830 021 | 6758 | 4 403 545 | 53 708 | 69 | 6 | 2.3 |
3 | azb | Көньяк Азәрбайҗан | 2015 | 243 859 | 578 369 | 448 | 1 567 241 | 53 235 | 104 | 4 | 5.1 |
4 | uz | Үзбәк | 2004 | 292 526 | 1 092 997 | 3794 | 5 335 639 | 150 433 | 556 | 15 | 36.6 |
5 | kk | Казакъ | 2002 | 238 323 | 643 318 | 11 482 | 3 405 248 | 161 831 | 317 | 15 | 15.3 |
6 | az | Азәрбайҗан | 2004 | 200 704 | 587 419 | 14 791 | 7 873 990 | 301 732 | 526 | 15 | 49.8 |
7 | ky | Кыргыз | 2002 | 77 010 | 108 847 | 2679 | 495 408 | 42 021 | 80 | 2 | 0.8 |
8 | ba | Башкорт | 2005 | 63 756 | 183 479 | 1505 | 1 279 328 | 42 955 | 71 | 4 | 24.6 |
9 | cv | Чуваш | 2004 | 56 942 | 116 289 | 534 | 840 515 | 36 430 | 48 | 2 | 7.9 |
10 | crh | Кырым-татар | 2008 | 28 442 | 54 728 | 0 | 231 113 | 31 968 | 34 | 2 | 3.6 |
11 | sah | Саха | 2008 | 17 222 | 52 235 | 1765 | 412 061 | 26 327 | 41 | 4 | 32.6 |
12 | tk | Төрекмән | 2004 | 6905 | 17 076 | 332 | 258 715 | 30 131 | 42 | 4 | 32.9 |
13 | ug | Уйгур | 2012 | 9398 | 16 523 | 0 | 169 864 | 23 261 | 33 | 1 | 5.9 |
14 | gag | Гагауз | 2010 | 2808 | 6660 | 0 | 69 603 | 15 186 | 20 | 1 | 19.7 |
15 | krc | Карачай-балкар | 2010 | 2234 | 15 153 | 0 | 112 195 | 11 036 | 21 | 1 | 247.6 |
16 | kaa | Каракалпак | 2006 | 7771 | 18 693 | 29 | 98 338 | 13 231 | 43 | 2 | 10.4 |
17 | tyv | Тыва | 2013 | 3527 | 13 187 | 0 | 48 365 | 9871 | 15 | 1 | 27.5 |
18 | alt | Алтай | 2021 | 1100 | 6476 | 0 | 47 181 | 3439 | 12 | 2 | 174 |
Мәкаләләр тематикасы буенча статистика
2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:
- торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
- елгалар — 23 350 мәкалә,
- астероидлар — 20 896 мәкалә,
- аксымнар — 14 605 мәкалә,
- шәхесләр — 12 201 мәкалә,
- галактикалар — 7 838 мәкалә.
- хронологик исемлекләр — 3 923
- кратерлар — 2700
- һинд дине — 1820
Кызыклы фактлар
- Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән[5][6]. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
- Татар Википедиясенә керүче халыкның (август 2016) 34.3% үзгәртүләр кертүгә килгәндә — 86.3% Россия, 4.0% Украинадан ясала[8].
- Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.
Искәрмәләр
- Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2
- ↑ “Татнет йолдызлары” конкурсында 231 сайт катнашты, archived from the original on 2010-12-17, retrieved 2011-01-04
- ↑ Казанда “Татнет йолдызлары” җиңүчеләрен бүләкләделәр
- ↑ Күп үзенә сылтамалы төркемнәр
- ↑ В Интернете появился татарский аналог Википедии
- ↑ Татарская Википедия появилась в Интернете, archived from the original on 2011-10-19, retrieved 2011-10-19
- ↑ Wikimedia Traffic Analysis Report — Wikipedia Page Views Per Country — Breakdown, 1-31 август 2016
- ↑ Wikimedia Traffic Analysis Report — Page Edits Per Wikipedia Language — Breakdown, Monthly requests or daily averages, for period: 1 Jan 2014 — 31 Mar 2014 (2014 Q1)
Шулай ук карагыз
- Татар Википедиясенә кем, ничек һәм ни өчен яза?
- Татар Википедиясе турында матбугатта