Элизабет Сёдерстрём

Анна Элизабет Сёдерстрём(швед. Elisabeth Anna Söderström, 7 май 1927 ел, Стокгольм — 20 ноябрь 2009 ел, шунда ук) — швед җырчысы (сопрано).

Тәрҗемәи хәле

Элизабет Сёдерстрёмның атасы — җырчы һәм импресарио, чыгышы буенча швед, әнисе — Анна Паласова рус пианисты һәм җырчысы, Октябрь революциясе елларында чит илгә күчеп киткән була. Башлангыч музыкаль белемне рус император операсының элекке артисты Аделаида Андреева фон Скилондздан ала. 1947—1949 елларда Стокгольмда Король музыка академиясында укый. 1947 елда Дроттнингхольмский сарай театры сәхнәсендә Моцартның «Бастьен һәм Бастьенна» операсында (1947) янә чыгыш ясый. 1949—1980 елларда — Швед короле операсы солисты. Дөньяның иң зур опера театрлары сәхнәсендә чыгыш ясый — Ковент-Гарденда, Вена дәүләт операсында, Метрополитен Операсы һәм башкалар. 1993—1996 елларда Дротнингхольмский сарай театрын җитәкли. Музыкаль фестивальләрдә жюри составына керә, шул исәптән 1989 елда «Дөнья җырчысы» фестивалендә. Элизабет Сёдерстрёмның соңгы чыгышы 1999 елда Метрополитен-опера сәхнәсендә (Чайковскийның «Пиковая дама»сында графиня) була. Инсульттан соң вафат була.

Репертуары

Монтеверди, Перголези, Гретри, Глюк, Моцарт, Бетховен, Гуно, Оффенбах операларында һәм ораторияләрендә җырлый. Штраусның («Кавалер розы», «Ариадна на Наксосе»), Дебюссиның («Пеллеас һәм Мелизанда»), Бергның («Воццек»), Хумпердинкның («Гензель һәм Гретель»), Яначекның («Енуфа», «Катя Кабанова», «Средство Макропулоса»), Лигетиның («Великий мертвиарх») операларында башкарган рольләре белән дан ала. Шуберт, Лист, Малек, Сибелиус, Мусоргский, Чайковский, Рахманинов, Бриттен, Прокофьев, Шостакович һәм башкаларның җырларын һәм романсларын ялгыз башкара.

Владимир Ашкенази белән бергә С. Рахманиновның вокаль әсәрләренең тулы җыентыгын яздыралар.

Мемуарлар

Хәтирәләр калдырган (1978).

Танылуы

  • Hovsångerska мактаулы исеме (1959)
  • Швед король академиясе әгъзасы (1965).

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 The International Who's Who of Women 2006 — Routledge, 2005. — ISBN 978-1-85743-325-8
  2. ↑ 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #119006952 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  3. ↑ Aase Nordmo Løvberg 1923-06-10 — 2013-01-25 Operasångare, operachef, professor i sång
  4. ↑ Record #12492928 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  5. ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств