Эрих Һөпнер
Эрих Һөпнер (алман. Erich Hoepner; 14 сентябрь 1886 — 8 август 1944) — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алман хәрби эшлеклесе. Генерал-полковник (1940 елдан).
ССРБга бәреп кергәндә вакытында 4-нче танк төркеме белән җитәкчелек иткән. Мәскәү сугышы вакытында командалыктан читкә этәрелгән һәм отставкага чыгарылган.
1944 елның 20 июлендәге түнтәрелештә катнашуы сәбәпле җәзалап үтерелгән (асып үтерелгән).
Алманиядә Һөпнер Каршылык хәрәкәтенең (Widerstand) вәкиле булып санала.
Икенче бөтендөнья сугышы
Балтыйк буе стратегик саклану операциясе
24 июньдә 56-нчы моторлаштырылган корпусның 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км эченә керә һәм Укмерге шәһәренә чыга.
25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә.
26 июньдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Даугавпилс янына үтә.
28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.
2 июльдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче һәм 27-нче армиялар бертерелгән арасына китереп бәреп керде.
5 июльдә Остров районында совет гаскәрләре дошманны контрһөҗүм иттеләр һәм алман гаскәрләрен шәһәрдән бәреп чыгардылар.
6 июльдә 4-нче танк төркеме Островны яңадан алды.
Мәскәү өчен сугыш
1941 елның 5 декабрьне 20-нче армия (Андрей Власов) алман 4-нче танк армиясының (Эрих Һөпнер) частьларен Красная Поляна авылы районында (Кремльдән 27 км) туктатты.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Залесский К.А. Кто был кто в Третьем рейхе. — АСТ. — 5000 экз. — ISBN 5-271-05091-2.
- Gerd F. Heuer. Die Generalobersten des Heeres, Inhaber Höchster Kommandostellen 1933—1945. — Pabel-Moewig Verlag GmbH. — 224 p. — (Dokumentationen zur Geschichte der Kriege). — ISBN 3-811-81408-7.
Сылтамалар
Викиҗыентыкта [[Commons:Category:
Erich Hoepner РУВИКИ.Медиада|Эрих Гёпнер]] темасына медиафайллар бар- Биография Эриха Гёпнера на сайте «Хронос»
- Биография Эриха Гёпнера на сайте Немецкого исторического музея [алм.]