56-нчы моторлаштырылган корпус


56-нчы моторлаштырылган корпус (алман. LVI. Armeekorps (mot.)) – Икенче бөтендөнья сугышында Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.

Тарих

56-нчы моторлаштырылган корпус 1941 елның 15 февралендә оештырылган. 1942 елның 1 мартында 56-нчы танклар корпусы итеп яңадан оештырылган.

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе

22 июньнә Эрих Манштейның 56-нчы мотокорпусы бер көн эчендә 80 км алга күчте, Каунастан төньяк-көнбатышрак районына чыкты һәм Арёгала янында Дубиса аша күперне басып алды.

24 июньнә 56-нчы моторлаштырылган корпус 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км тирәнлеккә керде һәм Укмергега чыкты.

28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.

Ленинград саклану операциясе

18 июльне 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусын боҗра чолганыштан СС дивизиясы «Үлек баш» ерткан.

Мәскәү өчен сугыш

18 ноябрь. Алман 9-нчы армиясының 56-нчы моторлаштырылган корпус Лама аша аркылы чыгуларны алды.

Командирлар

Әдәбият

  • Georg Tessin: Verbände und Truppen der Deutschen Wehrmacht und Waffen-SS im Zweiten Weltkrieg 1939—1945. Biblio-Verlag, Bissendorf 1973, ISBN 3-7648-0871-3
  • Манштейн Э. фон. Утерянные победы. Ростов н/Д: Феникс, 1999.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә