Армияләрнең «A» төркеме


Армияләрнең «A» төркеме — (алман Heeresgruppe A) — Алман Кораллы көчләре (вермахт) эчендәге гаскәрләрнең оператив-стратегик берләшмәсе.

Тарих

Төркемне оештыру. Көнбатышта кампания

1939 елның октябрендә Гаҗәп сугышы вакытында Рейнланд-Пфальцта 12-нче һәм 16-нчы армиялардан армияләрнең «A» төркеме оештырыла. 1940 елның май аенда, Францияга һөжүм итергә әзерләнгән чакны, төркемгә 2-нче белән 4-нче армияларны кушалар.

1943—1944 елның кыш-яз кампаниясе

1943—1944 елның кыш-яз кампаниясен Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 194317 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр төркемнәре тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясенә керәләр.

Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катнашканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, КовельТернопольЧерновцыБельцы сызыгына күчкән.

Армияләрнең «A» төркеменең сугыш составы

Дата Сугыш составы
1939 ел, ноябрь 16-нче армия, 12-нче армия
1940 ел, май 16-нчы армия, 12-нче армия, 4-нче армия, 2-нче армия
1940 ел, июнь 16-нчы армия, 12-нче армия, 2-нче армия, Гудерианның танклар төркеме
1940 ел, июль 6-нчы армия, 16-нчы армия, 9-нчы армия
1940 ел, август 9-нчы армия, 16-нчы армия
1940 ел, сентябрь 9-нчы армия, 16-нчы армия,
1940 ел, ноябрь 9-нчы армия, 16-нчы армия
1941 ел, май 6-нчы армия, 17-нче армия
1942 ел, август 1-нче танк армиясе, , 11-нче армия
1942 ел, сентябрь 1-нче танк армиясе,
1943 ел гыйнвар 1-нче танк армиясе, 17-нче армия,
1943, февраль 17-нче армия,
1943, март 17-нче армия,
1943, октябрь 6-нчы армия, 17-нче армия
1944 ел гыйнвар 3-нче армия (Румыния), 17-нче армия,
1944, март 6-нчы армия, 3-нче армия (Румыния), 17-нче армия
1944, октябрь 4-нче танк армиясе, 17-нче армия,
1944 ел, ноябрь 4-нче танк армиясе, 17-нче армия, 1-нче танк армиясе
1944 ел, декабрь 9-нчы армия, 4-нче танк армиясе, 17-нче армия, 1-нче танк армиясе
1945 ел, гыйнвар 9-нчы армия, 4-нче танк армиясе, 17-нче армия,

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә