6-нчы армия (Вермахт)

Беренче бөтендөнья сугышының 6-нчы алманнар армиясе белән чуалмагыз

6-нчы армия (алман. 6. Armee) – Икенче бөтендөнья сугышында, һәм аңаргача да, Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә (бөтен гаскәрле армия). 6-нчы армия 1939 елның 10 октябрендә оештырылган, 1942 елның 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләләре чолгап алынган, һәм 1943 елның 2 февралендә юк ителгән.

Тарих

1940 елның апрель һәм май айларында Германия гәскәрләре Дания, Норвегия, Бельгия, Нидерланд, Лүксимбур, июнь аенда Францияны басып алалар.

1941 елның 22 июненә хәл

Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4-нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1-нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6-нче (ком. Фридрих Паулюс), 11-нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17-нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4-нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы.

Харьков операциясе (1941)

15 октябрьне алман 6-нчы армиясының гаскәрләре Краснопольены басып алдылар, Сумы шәһәреннән көньяк-көнчыгышрак.

1942 елның 19 ноябрендә "Уран" Совет каршы һөҗүм операциясе башлана. 23 ноябрьдә Калач шәһәрендә фашист көчләләре чолгап алына, һәм 1943 елның 2 февралендә юк ителгән.

undefined

Беренче оештыру

Беренче тапкыр 1939 елның 10 октябрендә оештырылган.

Командирлар

Армия эчендә

Армия эченә керделәр:

1942 елның 19 ноябрьдә армия эчендә:

XI Армия корпусы
Командир: генерал-полковник Карл Штрекер
Штабның башлыгы — (генераль штабның) полковник Гросскурт

XIV танк корпусы
Командиры:

Пехота генералы Густав фон Витерсгейм
Генерал-полковник Ханс Хубе
Генерал-лейтенант Гельмут Шлемер

Штабның башлыгы — (генераль штабның) полковник Тунерт

LI Армия корпусы

IV Армия корпусы

Искәрмәләр

  1. Чыганак: Beevor A. Stalingrad: the Fateful Siege. Harmondsworth (Middlesex), 1998. P. 433.

Тема буенча өстәмә