Эрлан Абдылдаев

Эрлан Бәкеш улы Абдылдаев (1966 елның 21 июле, Алматы, Казакъ ССР) — Совет һәм Кыргыз дипломаты. Кыргызстанның тышкы эшләр министры (2012—2018). Кыргызстанның Алманиядә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1989 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Кытай һәм инглиз телләрен белә[1].

ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Азия социалистик илләре идарәсендә (1989; референт), ССРБ/Россия илчелегендә (1989—1994; атташе, илчелекнең өченче секретаре) эшләгән.

1994—1997 елларда — Кыргызстан Президенты администрациясенең Халыкара бүлеге референты, консультанты-эксперты. 1997 елдан Кыргызстанның Тышкы эшләр министрлыгында эшли: беренче сәяси бүлек директоры урынбасары (1997—1998), министр урынбасары һәм беренче сәяси бүлек директоры, министрның беренче урынбасары (1998—2001).

2001—2005 елларда — Кыргызстанның Кытай Халык Республикасында шулай ук Монголиядә, Сингапур Республикасында һәм Таиланд Патшалыгында (бергәлек буенча) гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе.

2005 елдан — Иҗтимагый сәясәт институты эксперты, 2007—2012 елларда — Сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен яктырту буенча халыкара институтның кыргыз филиалы директоры.

2012 елның 6 сентябреннән — Кыргызстан тышкы эшләр министры. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илченең дипломатик рангына ия.

Россия чит ил эшләре министрлыгының МДХМИ мактаулы докторы; 2012 елның октябреннән — МДХМИ тәмамлаучылар ассоциациясенең мактаулы әгъзасы[2].

2018 елның 12 октябрендә Абдулдаев үз теләге белән отставкага китә[3].

Гаилә

Әтисе — Бәкәш Абдылдаев (1933—2013), кинорежиссёр.

Өйләнгән, кызы һәм улы бар[4].

Бүләкләр

  • III дәрәҗә «Манас» ордены (2017 елның 5 июне) — Кыргызстанның социаль-икътисадый, рухи һәм интеллектуаль потенциалын үстерүгә керткән өлеш өчен[5];
  • Дуслык ордены ( 2017 елның 10 апреле, Россия) — Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы арасында стратегик партнерлыкны ныгытуда, Ауразия киңлегендә интеграцион процессларны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен[6];
  • МДХМИ мактаулы докторы (2015 елның июне).
  • КХР дипломатик академиясенең мактаулы профессоры (2017 елның мае).

Сылтамалар